"Тяжело с татарским" антипремиясенә быел Казандагы транспорт системы лаек дип табылды

Казан трамвайлары

Быел без бу антипремияне битарафлык өчен түгел, ә ахырына кадәр башкарылмавы өчен бирәбез, ди оештыручылар.

2025 елда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе вакытында "Тяжело с татарским" антипремиясе кемгә бирелүе игълан ителде. Быел Дөнья татар яшьләре Казан шәһәренең җәмәгать транспорты системында татар теленә җитәрлек икътибар бирелми дип тапкан.

— Бер яктан Казан транспортында тукталышлар өч телдә — шул исәптән татарча да — яңгырый. Әмма тукталышларны игълан итү генә — ике дәүләт теле кулланылышының тулы күренеше түгел, — дип аңлата Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов. — Казанда йөри торган җәмәгать транспорт сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми. Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый. – Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теленә урын һаман табылмады.

Шуңа күрә быел без бу антипремияне битарафлык өчен түгел, ә ахырына кадәр башкарылмавы өчен бирәбез. Татар телен куллану — ул "булсын өчен" эшләнелә торган формаль гамәл түгел. Ул системлы, тулыканлы булырга тиеш: визуаль, тавышлы, санлы мохиттә дә чагылыш табарга тиеш.

Без бу премияне аерым бер оешмага түгел, ә системга тулысынча бирәбез. Чөнки тел мәсьәләсе – ул бер идарәчәлекнең гына эше түгел. Ул — бергәләп чишелә торган уртак бурыч.

Антипремия белән бергә "Мин татарча сөйләшәм" чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да телгә алынды. Быел рәхмәт хатына Т-банк белән Nordwind Airlines ширкәтләре лаеклы дип табылды.

Т-банк үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли.

Nordwind Airlines авиаширкәте үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Камал театрының яңа бинасы каршынсында уза. Узган ел ул Казан кирмәне мәйданында узды.

Озак еллар дәвамында Бауман урамында уздырылды. Аңа кадәр Бауманда бервакытта да татарча чаралар оештырылмаган иде. Татар теле кулланышын урамга чыгару концепциясе кысаларында Бауманда татарча альтернатив музыка юнәлешендә иҗат итүче, рәсми телевидение, радио кысаларына сыймаган иҗатчылар чыгышлар ясый башлады. Соңгы елларда хакимият Бауманда татар яшьләре чараларын уздыруны тыйды.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!