Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу
26 апрель иртәсе, гадәттәгечә, Татарстан җитәкчелегенең Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Тукай исемендәге скверда урнашкан һәйкәл янына килеп, аның янына чәчәкләр салды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу чарасында шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Чара протоколча рәсми узды, түрәләрдән тыш килүче халык булмады диярлек. Чыгыш ясаулар да каралмады.
Татар иҗат әһелләре белән очрашу
Шуннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Бу аның соңгы елларда кертелгән гадәте, беренче андый очрашу 2021 елда үткәрелде. Янәсе, шул рәвешле президент татар зыялылары белән очраша, аларның проблемнарын тыңлый. Очрашу Камал театрының яңа бинасында узды.
Чарада катнашкан журналистлар һәм күзәтүчеләр быелгы очрашуның шактый "төче" узуын билгеләде. Очрашуда бәхәскә, фикер алышуга урын бирелмәде, ул нигездә аерым кешеләрнең Миңнехановка үз проектларын тәкъдим итүгә барып калды.
Татар иҗат әһелләренең Миңнеханов белән очрашуы
Хореограф Нурбәк Батулла һәм режисер Туфан Имаметдинов Әлмәттә "Аркадаш" театр проекты, "Караш" белән "Аваздаш"лабораторияләре, Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева "Йорт" иммерсив спектакле турында сөйләделәр. Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина "Апуш" балалар студиясе белән таныштырды, Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бу студия тәҗрибәсен башка шәһәр-районнарга да таратырга тәкъдим итте.
Камал театрының баш режисеры Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа бинасын мактап узды. Ул 2028 елда Галиәсгар Камалга 150 яшь тулачагын искәртте, бу датаны зурлап үткәрергә тәкъдим итте. Чаллы драма театры иҗади җитәкчесе Олег Кинҗәгулов 2028 елда Аяз Гыйләҗевка 100 ел тулачагын әйтте, Чаллыда аңа багышлап һәйкәл куюны сорады. Миңнеханов бу тәкъдимнәрне хуплады, әмма Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия һәм мәдәният министрлыгы аша мөрәҗәгать итәргә кушты.
Татар иҗат әһелләренең Миңнеханов белән очрашуы
Очрашуда Әхмәтов үзе дә актив катнашты. Моннан тыш мәдәният министры Ирада Әюпова, депутатлар Илдар Гыйлметдинов һәм Ркаил Зәйдулла да булды.
Тукай премиясен тапшыру
Татарстан президентының Туган тел көне уңаеннан активлыгы моның белән генә тәмамланмады. Шуннан соң ул, Камал театрының яңа бинасыннан чыкмыйча гына, зур залга юнәлде. Анда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Миңнеханов чарада катнашучыларны Туган тел көне һәм Тукай туган көн белән котлады.
Раниф Шәриповка Тукай бүләген тапшыру мизгеле
Быел Тукай премиясенә "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен Раниф Шәрипов, "Словарь любви" пьесалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен Мансур Гыйләҗев, Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен Рифкать Якупов, һәм "Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин лаек дип табылды.
БУ ТЕМАГА: Быелгы Тукай бүләге ияләре билгеле булдыӘйтергә кирәк, Тукай премиясен "Ианкиф" иҗат төркеменә тапшыру татар җәмәгатьчелегендә сораулар уятты. Бу – 1777-1853 елларда яшәүче анхимандрит Иакинф (Никита) Бичуринга багышланган балет. Ул Казанда чукындыру эшләре белән дә шөгыльләнгән. Бу хакта Азатлык Радиосы әле тулырак язачак.
Сәхнәдән чыгыш ясап, Татарстан президенты да Камал театрының яңа бинасын мактады, анда иҗади тормыш кайнарга тиеш диде.
Шигърият бәйрәме
Шуннан соң Туган тел көнен дәвам итеп, Шигърият бәйрәме оештырылды. Әмма бу юлы ул традицион урында – Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында – түгел, ә Камал театрының яңа бинасы янында оештырылды. Азатлык Радиосы элегрәк язганча, бу татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты, кайбер шәхесләр моны "татарны тагын үзәктән куу" дип тә бәяләде.
Казанда беренче Шигырь бәйрәме 1964 елда Кабан күле янындагы Тукай һәйкәле янында узган. Һәйкәл алдыннан агач вагонлы трамвай йөргәнлектән, бәйрәмне Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр, һәм ул дистәләрчә ел дәвамында шунда узган.
БУ ТЕМАГА: "Татарны тагын үзәктән куалар". Шигырь бәйрәме быел Тукай һәйкәле янында булмаячакӘйтергә кирәк, Шигърият бәйрәмендә катнашучы халык шактый күп булып күренде. Мәйданда 900ләп утыргычлар бар иде, аларның барысы да дияплек тулы иде, тамашачы күп булды. Күзәтүчеләр моны барлык татар чараларының бер урында узуы белән аңлатты.
Шигърият бәйрәмендә төрле буын шагыйрьләре катнашты. Өлкән буыннан Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Наил Касыймов, Эльмира Шәрифуллина һәм Илфак Ибраһимов шигырьләрен укыды. Урта буын вәкилләреннән Шәмсия Җиһангирова, Рәмис Аймәт, Сания Әхмәтҗанова һәм Йолдыз Шәрапова чыгыш ясады.
Яшь буын – Луиза Янсуар, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова шигырь укыды. Соңыннан яшьләрнең перфомансы да күрсәтелде.
Бәйрәмне шагыйрьләр Элвира Һадиева һәм Булат Ибраһимов алып барды. Чараны Булат Гатауллин куйды.
Камал театры бинасында Печән базары
Быелгы Туган тел көненең яңалыгы: "Язгы Печән базары" үтүе. Ул да Камал театрының яңа бинасында үткәрелде. Аны "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында оештырдылар. Базарда китаплар, милли орнаментлы киемнәр, бизәнү әйберләре һәм башка милли тауарлар тәкъдим иттеләр.
"Печән базары"
Әйтергә кирәк, Печән базарын Камал театры эчендә үткәрү идеясен дә татар җәмәгатьчелеге яратып бетермәде. Журналист Рәмис Латыйпов бу хакта аерым видео да чыгарды.
— Һәр нәрсәнең үз урыны. Шигырь бәйрәме – Тукай һәйкәле янында. Печән базары – урамда. Театр постановкалары – театрда.
Театр ул символ. Ул югары сәнгать. Печән базары театрда узарга тиеш түгел. Театрны базарга әйләндерергә ярамый! Алар бер бер яссылыкта булырга тиеш түгел. Базардан театр ясап булмый. Театрдан базар ясап була. "Базар хатыны" дигән гыйбарә бар, бу театрны базарга әйләндергәннәрне дә шулай атаргадыр инде? — ди журналист.
"Печән базары"
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов исә Печән базарын театр эчендә уздыруны урынлы дип бәяләде. Аның сүзләренчә, театр бинасы зур һәм күпкырлы мәдәни чаралар өчен төзелгән.
— Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. Милли, заманча төшенчәләр безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә "Печән базары" маркетын театр бинасы эчендә узуын урынлы дип саныйм. Аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм! — диде ул.
Печән базарына халыкны теркәлү нигезендә керттеләр. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Камал театры эчендә халыкның шыгрым тулы булганын чагылдырган фотолар таралды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзе дә үз Телеграм-каналында мондый фотоны чыгарып, "Менә ул – чын Печән базары", дип язды.
Бу пост астына 50ләп кеше дизлайк, ягъни хупламау билгесен калдырды. Пост астында да, чатларда да канәгатьсезлек сүзләре күренде. Шуңа җавап биреп, мәдәният министры шулай язды:
— Камал театры бинасында чаралар уздырганда трафик агымын көйләү өчен тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз! Безгә иминлек һәм чиратлар булмавын тәэмин итү мөһим. Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз! Иң яхшы тәкъдим өчен бүләк – театрга ике билет!, — дип язды мәдәният министры.
"Печән базары"
Шул ук вакытта, пост астында кешенең күп булуына сөенүчеләр дә табылды, тауарлар тиз сатылды, киштәләр бушап барды диючеләр булды.
Якшәмбе көнне "Печән базары" рәсми аккаунтында кеше күплеге турында аңлатма да чыкты. Анда урынны оештыручылар үзләре сайламаганы, бу чараның классик Печән базары фестивале булмаганы әйтелә.
— Кичәге маркет безнең өчен Камал театрының яңа бинасы мәйданчыгында чара үткәрүнең беренче тәҗрибәсе булды. Таныйбыз: без бу чарага һәм театрның яңа бинасына кызыксыну тирәсендә зур ажиотаж булуына әзер булмадык. Сәүдә урыннары урнашу урыны безнең тарафыннан сайланмады. Без үзебез дә сатучыларны киң холлга урнаштырырга шат булыр идек, әмма көнне беренче яртысында анда күп чаралар узды, — дип аңлатты оештыручылар һәм туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенде.
"Мин татарча сөйләшәм"
Яшьләр өчен, гадәттә, 26 апрель көне һәрвакыт "Мин татарча сөйләшәм" чарасы белән таныш. Заманында татар шәһәр мәдәниятенә җан өргән, татар альтернатив музыкасына нигез салган дип әйтерлек бу чара быел 20нче тапкыр үткәрелде. Ул да, гаҗәп түгел, Камал театрының яңа бинасы янында узды. Чарага шактый кеше җыелды, махсус "Мин татарча сөйләшәм"гә килгән кешеләрдән тыш Камал театрында узган башка чараларда катнашучылар да булды.
"Мин татарча сөйләшәм" тамашачылары
Чараның 20 еллыгы уңаеннан, быел аны өч буын вәкилләре алып барды. "Беренче дәвер алып баручылары" – Илфар Кәримов белән Айсылу Лерон булды, алар "Мин татарча сөйләшәм"не 2006 елдан алып барды. Икенче буын – Илгиз Шәйхразыев белән Ләйлә Лерон. Моннан тыш яшь алып баручылар да барлыкка килде: "Ялкын" журналы журналисты Зилә Дәрҗеманова белән юморчы, "Әйдә ШаяРТ!" уенчысы Дилияр Борһанов.
Музыка өлешенә килгәндә, быел сәхнәдә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA, Defne, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хәйруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats төркемнәре чыгыш ясады. Музыкаль бәйгедә җиңгән 4 башкаручы да булды.
"Мин татарча сөйләшәм" тамашачылары
Моннан тыш "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында быел күп кенә интеллектуаль уеннар һәм бәйгеләр оештырылды, аларның җиңүчеләре сәхнәдә бүләкләнде. Алар арасында "Казан Квест" квест уены, "Казан квиз" интеллектуаль бәйгесе һәм башкалар. Оештыручылар "Казан Квест" уенында 15 такымга җыелган 100 артык катнашучы булганын әйтеп узды.
Сүз уңаеннан, быел "Мин татарча сөйләшәм"дә волонтерлар саны да арткан. "Быел без чарага волонтер итеп 60 кеше җыярга теләгән идек, ләкин нәтиҗәдә безнең 100дән артык волонтер җыелды. Аларның күбесе – былтыр акциядә катнашучылар", дип сөйләде Татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыру да узды. Быел ул Казанның җәмәгать транспорт системына бирелде. Яшьләр форумы моны татар теленә җитәрлек игътибар булмау белән аңлатты.
"Мин татарча сөйләшәм"не оештыручылар һәм волонтерлар
— Бер яктан Казан транспортында тукталышлар өч телдә — шул исәптән татарча да — яңгырый. Әмма тукталышларны игълан итү генә — ике дәүләт теле кулланылышының тулы күренеше түгел, — дип аңлата Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов. — Казанда йөри торган җәмәгать транспорт сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми. Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый. – Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теленә урын һаман табылмады.
Антипремия белән бергә "Мин татарча сөйләшәм" чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да телгә алынды. Быел рәхмәт хатына Т-банк белән Nordwind Airlines ширкәтләре лаеклы дип табылды.
Т-банк үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли. Nordwind Airlines авиаширкәте исә үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый.
БУ ТЕМАГА: "Тяжело с татарским" антипремиясенә быел Казандагы транспорт системы лаек дип табылды🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!