Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды

Бәйрәмгә килүче балалар

Башта татарлар Истанбулдагы татар шагыйренә куелган һәйкәл янында җыелды, аннары татар йортында шигърият бәйрәме оештырды.

Истанбулдагы Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм чаралары 27 апрельдә узды. Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды. Биредә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте балалар өчен шигърият бәйрәмен оештырды.

Бәйрәмдә төрле яшьтәге егермеләп бала катнашты. Гомумән катнашучылар саны иллеләп кеше булды.

Кунакларны чатыр керешендә дә, чатыр эчендә дә Габдулла Тукай рәсеме, Татарстан байрагы каршы алды. Кунакларның бер өлеше татар милли киемнәрдә иде. Шигърият бәйрәмен Истанбулда яшәүче татар яшьләре Алсу Рәхмәтуллина белән Әмирхан Нәҗипов алып барды. Башта килүчеләргә татар кайда гына яшәсә дә, йөз елдан артык инде Тукай барысын да берләштерү шәхес булып кала, аның шигырьләре әле дә мөһим, искерми дип аңлаттылар. Төркиягә китүче мөһаҗирләр дә вакытында үзләре белән Коръән китабы белән бергә Тукайның шигырь китабын алганын искә төшерделәр.

Шигърият бәйрәмендә катнашучы балаларга татарча шигырьне яттан сөйләү шарты куелган. Күбесе татарча сөйләде, шулай да урысчага тәрҗемә ителгән бер шигырь яңгырады. Һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чарада шулай ук Төркиянең TRT каналы төшергән Тукайга багышланган документаль фильмнан өзек карады. Аннан соң балалар татар шагыйренең тормышына, иҗатына багышланган квизда катнашты, сорауларга җавап эзләде, татар бизәкләрен ясау остаханәсендә кул эшләнмәлерен ясауда катнашты. Шулай ук түгәрәк татарча биюләр дә оештырылды.

Бәйрәм аягүрә басып Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Шулай ук татарлар өчпочмак, пәрәмәчләр, сөтле чәй белән сыйланды.

Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте озак еллар дәвамында Тукайга багышланган бәйрәм оештыра.

Быел Әнкара татарлары да Әмәк районында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Аны искә алдылар, чәчәкләр китерделәр, шигырьләрен укыдылар.

Бер төркем татар активистлары татарлар күпләп яшәгән Анталия, Алания һәм Искешәһәр шәһәрләрендә Габдулла Тукай исемен паркларга, урамнарга бирүне сорап, әлеге шәһәрләрнең мэрларына мөрәҗәгатьләр тапшырган. Бу хакта үзенең Телеграм каналында активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!