Башкортстанның Әбҗәлил районы халкы Крыктытау сыртында карьер төзелешенә каршы чыкты

Крыктытау сырты

Шул ук вакытта, хакимият карьер төзелеше карарын инде кабул иткән булып күренә.

Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.

— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы!, — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.

Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды, дип яза "Аспекты".

Элегрәк РМК Крыктытау тау сыртында геология эзләнү эшләрен игълан итте. Җирле халык бу табигать һәйкәленең юкка чыгуына һәм эчәр су чыганакларын югалтуга китерәчәк дип борчыла.

Алты ел элек ширкәт бу урынны үзләштерергә теләгән иде, ләкин ул чакта проект халыкның көчле каршылыга аркасында туктатылган.

Халык, Крыктытауны үзләштерүгә каршы чыгып, үзара элемтә өчен чатлар оештыра, мөрәҗәгатьләргә имзалар җыя. Әмма хакимият басым ясый башлады: чатларның берсен оештырган ханымны инде полициягә "профилактик әңгәмәгә" чакырганнар. "Хәзер мин дә, чат та күзәтү астында", дип кисәткән ул.

— Әбҗәлил районындагы хәл шартлау ноктасына җитәргә мөмкин, — дип саный Уфадагы сәясәт белгече, "Ачык сәясәт" каналы күзәтүчесе Андрей Потылыцын. — Хакимият җирле халык белән казу эшләре шартлары турында килешә алмаса, хәлнең кискенләшүе ихтимал. Радий Хәбиров идарәсенең эчке сәясәт өчен җаваплы блогының һөнәри яраксызлыгын исәпкә алганда, андый ихтимал зур. Без файдалы казылмаларны үзләштерүгә бәйле кечкенә һәм зур низаглар вакытында ничек итеп сөйләшүләрнең һәлакәтле рәвештә өзелгәнен яхшы хәтерлибез. Эчке сәясәт һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү өчен җаваплы "кече төркем" – язмача хисаплар төзергә оста, ләкин турыдан-туры низаглы хәлләрдә халык белән аралашу осталыгы аларда бөтенләй юк, — дип саный белгеч.

  • Башкортстанда ике ай эчендә геологик эзләнү, файдалы казылмалар һәм җир асты суларын табу өчен 64 лицензия бирелгән, дип язды "РБК Уфа" басмасы. Басма Уфаның Фән һәм технологияләр университетының геология, гидрометеорология һәм геоэкология кафедрасы җитәкчесе Владимир Никонов фикерен китерә. Ул, "республикадагы перспектив урыннарны үзләштерүгә элекке яшерен чикләүләр алыну сәбәпле, лицензияләр саны кискен артты," дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!