АКШның 72 сенаторы Русия тынычлык сөйләшүләреннән баш тарткан очракта кырыс чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен яклап чыкты. Бу хакта әлеге башлангыч авторларының берсе – республикан Линдси Грэм хәбәр итте, дип яза Bloomberg.
The Wall Street Journal язуынча, документның автордашлар саны 60тан артып киткән. Бу Сенатта кабул ителүе өчен җитә. Канун өлгесен имзалаганнар арасында ике партиянең дә лидерлары бар: республикан Джон Тьюн вә демократ Чак Шумер.
Грэм атна азагына кадәр документны яклаучылар саны 67гә җитәр дип көтә.
Канун өлгесе беренчел һәм икенчел чикләүләрне күздә тота. Аерым алганда, Русия нефте, газы, ураны яки нефть продуктларын сатып алучы илләргә импорт өчен 500% күләмендә җыем (пошлина) кертелә. Шулай ук АКШ банкларына Русия хөкүмәте белән бәйле структураларга инвестицияләр кертү, ә АКШ ватандашларына Русия дәүләт облигацияләрен сатып алуны тыю тәкъдим ителә.
Элегрәк, Киев һәм Мәскәүнең утны туктату турындагы сөйләшүләре сурәтендә, Вашингтон санкцияләрнең өлешчә алынуына ишарәләгән иде, ләкин килешүләр бозылган очракта яңа чикләүләр кертү белән кисәтте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!