Русия чыганаклары Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсенә яңа һөҗүмнәр башлавын әйтә

Иллюстратив фото

Русия җирлегенә үтеп керү омтылышында якынча 50 украин хәрбие катнашкан

Русиянең хәрби өлкәдәге чыганаклары һәм хәбәрчеләре Украина кораллы көчләренең Глушков районында Теткино авылыннан көнчыгышта яңа һөҗүмнәргә омтылуы турында яза. Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә Званное авылында күпер җимерелгән. Mash телеграм каналы мәгълүматынча, Русия җирлегенә үтеп керү омтылышында якынча 50 украин хәрбие катнашкан. Әлегә моны бәйсез чыганаклар расламады, Киев шулай ук аңлатма бирми.

Элегрәк Русия гаскәрләре бу төбәк җирлегеннән тулысынча Украина хәрбиләрен кысрыклап чыгарган иде.

Җирле каналлар Русия өстендә украин дроннары активлыгы артканын билгели. Курски өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Александр Хинтштейн белдерүенчә, дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Аның әйтүенчә, ике кеше Белово районының Щеголёк авылы янында, тагын бер кеше Глушков районының Званное авылында үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!