13-14 мартта Төркиядә узган "Үзгәреш җитәкчеләре җыеныда" (Leaders of Change Summit) катнашкан Украина премьеры Николай Азаров TRT каналына биргән әңгәмәсендә кырымтатарлары проблемнары турында хисап тотты.
17 мартта Төркия дәүләт каналы TRT үткәргән махсус әңгәмәдә катнашкан Украина премьеры Aзаров, Төркия-Украина мөнәсәбәтләре һәм аерым алганда Украинада кырымтатар проблемнарына карата хакимиятнең нинди чаралар күрүен аңлатты.
Җирләрне кире кайтару мәсьәләсенең Украинада бик җитди проблем булуын әйткән Азаров, Советлар җимерелгәннән соң Казакъстан, Русия һәм элекке башка совет илләреннән Kырым җирләренә 150 меңнән артык кешенен Кырым җирләренә кайтып урнашуына игътибар юнәлдерде.
Николай Азаров
Азаров, "Kүчеп кайткан кешеләрнең барсын торак һәм эш белән тәэмин итү кирәк. Кырымтатарлары өчен районнар төзү мәсьәләсендә махсус бюджет программасы булдырылды. Кырымтатарларының Акмәчеттә (Симферополь) мәчет төзүе алдында торган мәсьәлә күптән түгел хәл ителде. Хәзер хөкүмәт кырымтатарларның элекке җирләрен канун нигезендә кире кайтару мәсьәләсен чишәргә тырыша", диде.
Ярдәм проектларына рөхсәт мәсьәләсе
Төркия соңгы арада чит илләрдә әүзем сәясәт алып барганда төрки халыклар, аерым алганда кырымтатар проблемнарына битараф түгел. Төркия биредә төрле проектлар белән Кырымдагы халыкка да ярдәм кулын сузарга тели. Бу юнәлештә TİKA, ягъни "Төрек эш берлеге һәм үсеш идарәсе" кайбер проектлар әзерләде. Ләкин әлеге проектларга Украина хөкүмәте әлегә рөхсәт бирми, кичектерә.