Пакстанның төньягында көчле яңгырлар су ташуларга китерде. Су басуыннан 3 миллионнан артык кеше зыян күрде. Чиста су булмау сәбәпле холера кебек чирләрнең таралу куркынычы арта бара.
Пакстан рәсмиләре 1400-дән артык кешенең һәлак булуын белдерә. Пакстанның төньягын басып алган су ташуы җәй көннәрендә талибан һөҗүмнәре арткан Сват үзәнлеген дә үз эченә алды. Бу һәлакәт -- соңгы 80 ел эчендә илдә булган иң зур афәтләрдән санала.
Чиста су булмау сәбәпле холера кебек чирләрнең таралу куркынычы арта бара. Халыкара ярдәмнәр ирешә башлады
БМО башлыгы Бан Ги Мун, Пакстандагы фаҗига өчен зур борчылу белдереп, бу илгә кичекмәстән 10 миллион доллар ярдәм җибәреләчәген хәбәр итте. Моңа өстәп АКШ да Пакстанга 10 миллион доллар бирә.
АКШ илчесе Элизабет Руд Пәшавәр вилаятенә 1 августтан ук ярдәмнең ирешә башлавын хәбәр итте:
"АКШ хәрбиләре аша якшәмбе көнне 62 мең кешелек хәләл аш китерелде. Тагын да китерелер".
Исламабадтагы АКШ илчелеге халык өчен ашыгыч ярдәмнәрне тарату эшен оештырырга да булыша.