Атна вакыйгалары фотоларда (14-20 апрель)
Башкортстанның Әлшәй районында башкорт келәме ( башҡорт аҫалы балаҫы) сугу осталары җыелды. Мондый фестиваль сигезенче тапкыр узды.
Зенит-Казан волейбол такымы 13нче тапкыр Русия чемпионы булды.
Төмән өлкәсе Муллаши авылында "Бакцар боткасы" ("Сыерчык боткасы") бәйрәме узды. Ботканы он һәм сөттән пешерәләр.
Башкортстанда 18 апрельдә милли кием көне узды. Бөрҗән районы Котан авылында башкорт милли киемендә хатын-кыз Агыйдел елгасы буенда утыра.
Иерусалимда Олы көн алдыннан Изге ут иңелүе
13 апрельдә Сумы шәһәренә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган гаиләне җирләү. 11 яшьлек Максим Мартыненко, аның әнисе Наталья һәм әтисе Мыкола белән туганнары, дуслары хушлаша. Әлеге һөҗүмдә барлыгы 35 кеше һәлак булды.
Харьковта аяксыз сугыш ветераннары футбол уйный.
Украинаның Сумы шәһәре Русия һөҗүменнән соң.
Мәскәү урамында мурал.
Румыния башкаласы Бухарест метро станциясендә хатын-кыз чәчәк һәм яшелчәләр сатып утыра.
Пакъстанның Лаһор шәһәреннән ерак түгел фермер бодай уңышы җыя.
Пакъстанның Белуҗистан вилаяте Мастунг районында бомба шартлаудан соң.
Иран лидеры аятолла Али Һаменеи Тәһрәндә хөкүмәт вәкилләре каршында чыгыш ясый.
Русия журналистлары Сергей Карелин, Константин Габов, Антонина Фаворская һәм Артем Кригер Мәскәүдә мәхкәмә утырышында. Алар Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) белән бәйле эшчәнлекләре өчен 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. ФБК Русиядә экстремистик оешма дип танылган.
Одессада Русия һөҗүменнән соң җимерелгән йорт.