2024 елда "Тяжело с татарским" антипремиясе күмәк рәвештә Казанның Иске бистәсендә урнашкан коммерция оешмаларына тапшырыла. Бу хакта бүген Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында игълан ителде.
— Бу оешмалар реклам максатыннан Иске татар бистәсе образын актив куллана. Әмма, ни кызганыч, үз эшчәнлегендә алар дәүләт телен кулланмыйлар, — дип белдерде сәхнәдән Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
БУ ТЕМАГА: Иске бистәдә татар мохите бармы?Антипремия белән бергә "Мин татарча сөйләшәм" чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да барлана. Быел рәхмәт хатына Fix price кибетләр челтәре лаеклы дип табылды. Бу кибетләрдә элмә такталар һәм язулар ике дәүләт телендә башкарыла, ди акция оештыручылары.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.
БУ ТЕМАГА: "Мин татарча сөйләшәм": еллар аша Бауман урамыннан — Казан Кирмәненә
- Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә уза.
- Быел чара кысаларында Дөнья татар яшьләре форумы ясалма интеллектка бәйле берничә проект әзерләде. Алар арасында "Тукай AI" дип аталган Сhat-GPT өчен өстәмә плагин һәм Youtube-тан татарча һәм татарларга караган барлык видеоларны бер урында туплаган TizTap сайты.
- "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.
"Тяжело с татарским" антипремиясе кемнәргә бирелде?
- 2012 ел: "Универсиада" дирекциясе
- 2013 ел: Казан мэриясе һәм Татарстанның электрон хөкүмәте
- 2014 ел: Казан Кирмәне, симфоник оркестр, Җәлил опера һәм балет театры, "Әкият" курчак театры
- 2015 ел: "Халык контроле" хезмәте һәм Татарстан иҗтимагый пулаты
- 2016 ел: Үзәк сайлау комиссиясе
- 2017 ел: РЖД (Русия тимер юллары) һәм "Содружество" оешмасы
- 2018 ел: Татарстан экология министрлыгы
- 2019 ел: "Kazan Expo" үзәге
- 2020 ел: Татарстанстат
- 2021 ел: "Иске шәһәр" префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы
- 2022 ел: Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге һәм Казансу елгасы яры территориясе
- 2023 ел: Казанның "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!