Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы

1
Кыскыркүл авылының очкычтан күренеше

2
Авылга очкыч килде. Аны каршыларга гадәттә бөтен авыл чыга

3
Күп урыннардан, тирән булмаган сулыклардан бары тик машинада гына үтеп була

4
Махсус тәгәрмәчле техникаң булмаса беркая да барып булмый

5
Күкрәндедә әле дә халык телендә "уфалла" дип аталган арбасыз яшәп булмый

6

7
Җәен көймә, кышын чана юлга чыга

8
Себер татарлары балык тота торган төрле-төрле ятмәләрен һәрвакыт тәртиптә тота

9
Сазлыклар арасындагы авылларда әле дә кул сөт аергычлары

10
Кибеткә тавар кайтты. Башта аны олы җирдән көймә белән китерәләр, аннары күтәреп басмалардан кибеткә ташыйлар

11
Балыгы да эчәр суы да күлдән. Кыш көне күлнең бозын кисеп эретеп эчәләр

12

13
Колхозлар беткәч, балык тоту артельләре таралгач, хосусыйлаштырылгач күпләр эшсез калды

14
Балык тоту өчен иң җайлысы каек көймә. Ул тоташ бер агачтан ясала.

15
Кара ция (караҗиләк, черника) себердә бик уңа

16
Авылларда кул осталары да бар. Нурмөхәммәт Тимербултов өй кашагалары да, тәрәзә бизәкләре дә ясый

17
Җиңел машина, арбалы ат һәм мотоцикл өчен салынган махсус юл

18

19
Бу якларда көтү көтү дигән эш юк. Мал-терлек үз рәхәтендә

20