Башкортстанда юкә балының бәясе 50 процентка артырга мөмкин
Башкортстанда юкә балының бәясе 50 процентка хәтле артырга мөмкин. Умартачылар моны кайбер районнарда агачларның кортлавы һәм шул сәбәпле юкәнең бал бирмәве белән аңлата. Корткычлар юкәнең яфракларын ашап бетергән. Умартачылар соңгы тапкыр мондый хәлнең 1975 елгы корылык чорында булганлыгын әйтә. Хәзер алар умарталарын башка урыннарга күчерү белән мәшгуль. Әлегә сатуда чәчкә балы гына күренә һәм аның бәясе былтыргыдан бик аерылмый.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025
Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025
Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте