Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
Казан футбол бәйрәменә әзерләнә

1
Футбол җанатарлары зонасына керү капкасында кунакларны урыс һәм инглиз телләрендә генә сәламләү язулары каршы ала. Татарстанның дәүләт теле булган татар телендә бер сүз дә язылмаган.

2
Футбол җанатарлары үзәгенә илтүче яңа юлга юл билгеләре урнаштырыла

3
Җанатарлар зонасына керү өлешендә тимер капкалар һәм аҗдаһа һәйкәле

4
"Казан" гаилә үзәге янында урнашкан җанатарлар мәркәзенең тыштан күренеше

5
Җанатарлар зонасына бару юлында машиналарны чикләү җайланмасы урнаштырыла

6
Татмедиа бинасы алдында яңа төзелгән парк

7
Туристлар өчен экскурсия автобуслары 1 июньнән Казанның яңа маршруты буйлап йөри башлады

8
Сибгать Хәким урамы чемпионат барышында транспорт хәрәкәтенә ябылды һәм анда күбесенчә хәрбиләр кизү тора

9
Сибгать Хәким урамында машина һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең футбол чемпионаты вакытында туктатылуы турында игълан.

10
Казан-Арена футбол стадионына баручы Сибгать Хәким урамындагы барлык йорт керешләренә чәчәкле савытлар элеп чыкканнар. Йортларда яшәүчеләр чемпионат беткәч чәчәкләрне алмасыннар иде дигән теләк белдерә

11
Чемпионат матчлары узачак Казан-Арена футбол стадионындагы зур экранда көне буе шушындый реклам сурәте тора

12
Казан-Арена футбол стадионы янындагы автобус тукталышында татарча язулы реклам рәсеме игътибарны ерактан җәлеп итә

13
Казан-Арена футбол стадионы

14
Казан-Арена алдында футбол символларын чагылдырган бизәкле дивар

15
Казан-Арена стадионы алдында урнаштырылган бизәкле дивар

16
Яшел үлән белән эшләнгән футбол тубы һәм футбол уйный торган махсус аяк киемен сурәтләүче инсталяция

17
"Визит Татарстан" бренды белән Казанның туристлар күп йөри торган урыннарында мәгълүмат үзәкләре булдырылган. Тик аларның күбесендә хезмәткәрләр татар телен белмәү сәбәпле, татарча мәгълүмат алып булмый

18
Бауман урамында чемпионатка килгән туристларга мәгълүмат бирү үзәге хезмәткәрләре бары урыс һәм инглиз телләрендә генә сөйли белә. Татарча эндәшкәч җилкә сикертүдән ары китә алмыйлар

19
Бауман урамындагы футбол җанатарлары өчен куелган юл күкрсәткеч

20
Бауман урамына куелган футбол чемпионаты символы янында истәлек фотосына төшүчеләр өзелеп тормый