Казакъстанда газ бәясе кисәк артуга ризасызлыктан 2 гыйнварда башланган протестлар 5 гынйварга каршы төндә чуалышларга әверелде. Алматыда протест белдерүчеләр җирле хакимият бинасына бәреп керде. Иминлек көчләре белән протестчылар арасында бәрелешләр булды. Хакимият махсус техника кулланды. Протест чаралары илнең берничә шәһәрендә бара. Казакъстанның кайбер төбәкләрендә 19 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Ил хөкүмәте вазифасыннан алынды. Президент Касым-Җомарт Токаев илнең Иминлек шурасы секретаре вазифасын үз кулына алды. Моңарчы бу вазифада Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев иде.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025
Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025
Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте