- Бик данлыклы күренекле хатын-кызларыбыз бар, әмма мин сокланган хатын-кыз, ул атаклы, данлыклы язучы Нурихан Фәттахның хатыны Руфина Фәттахова. Ул медицина фәннәре кандидаты, туберкулез белән авыручыларны дәвалады гомер буе. Бик зыялы, затлы һәрвакыт матур итеп киенеп йөри торган, искиткеч чибәр. Шул ук вакытта ул артык гади дә түгел, шуның белән ул башкалардан аерылып тора.
- Бик матур үзенчә, төскә-биткә да матур - ул минем күршем. Фәридә Хайбуллина шул хәтле ярдәмле, хәтта күз яшьләрем килә, туганнар арасында да андыйлар бик сирәк.
- Барысыда лаек, барысыда матурлар, чибәрләр минем күңелгә барысы да хуш киләләр.
- Дөньяда иң яхшы кеше минем өчен әнием. Мин аны яратам, ул иң якын кеше, аңа 38 яшь. Ул Фәнисә Зиннәтуллина, “Унистрой”да, төзелештә документлар белән эш итә.
- Менә Зилә Вәлиева бик яхшы кеше. Бар бит әле хөкүмәттә эшли торган Зилә Вәлиева. Күркәм, бөтен яктанда булган. Өсте башы дип әйтсәң дә, карап тора торган, искиткеч. Эшне дә алып бара белә. Үзе дә матур да, чибәр дә, уңган да, булган да бар яктан килгән.
- Вакытында Фәүзия Бәйрамова бар иде. Хәзер аның тавышы бик ишетелми. Ул тел мәсьәләсендә татар халкын яклап килде. Әмма аның хыяллары тормышка ашмады, дип әйтәсе килә.
- Татарстандагы һәрбер хатын -кыз.
- Бик авыр бу сорауга җавап бирүе. Хатын-кызлар бик күп, әмма ләкин мин исемә дә төшерә алмыйм кем минем күңелемә иң хуш килгәне.
- Иң беренче әнидер инде ул. Наилә Шавалиевна, ул хәзер пенсионер.
- Иң күркәме - әнием, Сөләйманова Финә. Безне, 4 баланы үстергәннәр әти белән. Барыбызга да олы белем бирделәр, яхшы юлга өйрәттеләр, баш бухгалтер булып эшләде төзелештә гомер буе.
- Минем үземнең хатыным Шакирова Зөһрә. Ул авылдан килгән, татарча бик матур сөйли, чын-чынлап ислам динен тоткан хатын. Балаларымны, үземне карый, ашарга пешерә... мин аны бик яратам, йолдызым, җаным димен.