Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта хөкемдар Азатлык Радиосын финанслануны торгызырга боерды


Прага Азатлык Радиосы бинасы
Прага Азатлык Радиосы бинасы

Мәхкәмә карарында апрель аенда бүленергә тиешле 12 миллион доллар турында сүз бара.

Сишәмбе Вашингтонда федераль хөкемдар АКШның Глобаль медиалар агентлыгына (USAGM) Конгресс тарафыннан бүленгән акчаларны Азат Европа/Азатлык радиосына (RFE/RL) күчерергә боерды.

Хөкемдар Ройс Ламберт вакытлыча тыю карары чыгарды. Анда "Конгресс карары белән бүленгән акчалар RFE/RL-га тапшырылырга тиеш", — диелгән. Хөкемдар белдеренчә, әлеге канунга президент Дональд Трамп та кул куйган. Мәхкәмә карарында апрель аенда бүленергә тиешле 12 миллион доллар турында сүз бара.

Ак йорт вәкилләре мәхкәмә карарына бернинди дә аңлатма бирмәде.

"Бүгенге карар — USAGM-га Конгресс бүлеп биргән еллык бюджеттан айлык өлешне тапшыруны йөкләү — безнең журналистларга үз эшләрен дәвам итәргә, диктаторларны һәм золымчыларны җавапка чакырырга мөмкинлек бирәчәк", — диелә RFE/RL президенты Стивен Капусның белдерүендә. — "Без апрельдә күчерелмәгән акчаларны кичекмәстән алуга өметләнәбез, чөнки бу айда без хезмәткәрләрне мәҗбүри ялга җибәрергә, АКШ милли иминлеге өчен мөһим булган төбәкләргә карата тапшыруларны киметергә мәҗбүр булдык."

Март аенда RFE/RL-га USAGM якынча 75 миллион долларлык финанслануны туктатып тору турында белдерде. Бу акчалар Конгресс тарафыннан быелгы финанс елы өчен бүленгән иде. Әлеге карар USAGMны вакытлыча җитәкчелеге АКШ президенты Дональд Трампның салым түләүчеләрнең акчаларын нәтиҗәсез куллануны туктату турындагы боерыгына нигезләнеп кабул ителде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы USAGM җитәкчелегенең гамәлләренең канунлы булмавын Вашингтонның федераль округ мәхкәмәсенә шикаять итте. 25 мартта хөкемдар Ламберт RFE/RL файдасына карар чыгарды, ләкин агентлык акчаларны күчермәде һәм аларны бирү өчен кабул итеп булмый торган шартлар куйды. Нәтиҗәдә, Азатлык Радиосы янә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. "Без мәхкәмә эшен дәвам итәчәкбез һәм калган финанс елы өчен акчаларны алу максатыннан USAGM белән хезмәттәшлек итәргә әзер", — диде Стивен Капус.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG