Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп укучыларына Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышы белән бәйләп аңлатачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дәрестә балаларга Икенче дөнья сугышы чыгуының сәбәпләре белән Русиянең Украинага һөҗүм итүенең сәбәпләре бер үк төрле, дип аңлатмакчылар.

9 май алдыннан мәктәп укучыларына Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышы белән бәйләп аңлатачаклар

Киләсе атнаның дүшәмбесендә үтәчәк "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе - Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышланган булачак.

Дәрестә балаларга Икенче дөнья сугышы чыгуының сәбәпләре белән Русиянең Украинага һөҗүм итүенең сәбәпләре бер үк төрле, дип аңлатмакчылар. Икесенең дә максаты - Җир шарында тынычлык хакына нацизм белән кәрәшү, диячәкләр. Укытучылар Украинага һөҗүмне Икенче дөнья сугышының дәвамы дип атарга тиеш булачак.

Совет берлеге уңай яктан гына күрсәтеләчәк. Әйтик Балтия илләренең язмышы, Молотов-Риббентроп пакты, ачлык, совет солдатларының җинаятьләре, сөргеннәре турында телгә алынмаячак.

Совет берлеге җиңүгә ирешкән чакта кешелеклелек күрсәткән, Европага "тормыш, абруй, ватанпәрвәрлек" кебек кыйммәтләр китергән дип аңлатылачак.

Балаларга сугыш елларында үсмерләрнең заводларда эшләвен сөйләячәкләр: алар фронтка киткән әтиләрен "алмаштырган", планны арттырып үтәгән, дип макталачак.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG