Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан вә Казакъстан "алтын визалар" бирә башлаячак  


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Алтын виза" дип йөртелгән виза бай чит ил кешеләренә биреләчәк.

Бу програм Үзбәкстанда 1 июньнән эшли башлый: илдә биш ел яшәргә рөхсәт алу өчен 200 мең долларлык кертем ясарга кирәк була. Шулай ук кертем ясаучы гаиләсенең һәр әгъзасы - тормыш иптәше яки балалары, әти-әнисе өчен өстәмә рәвештә 100әр мең долларлык инвестицияләр ясарга тиеш.

Үзбәкстан хакимиятләре "алтын визалар" програмы илгә бай инвесторларны җәлеп итәчәк дип саный, икътисад капиталын ныгытыр дип өметләнә.

Казакъстанда исә "алтын виза" ун елга кадәр яшәү рөхсәте бирүне күз уңында тота. Әмма ил моның өчен үзендәге ширкәтләргә яки җирле кыйммәтле кәгазьләренә кимендә 300 мең долларлык кертем ясауны шарт итеп куя.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG