26 апрель Татарстанда туган тел көне һәм татар теле көне буларак гөрләп узды. Башкала Казанда күп татар чаралары узды, аларның күбесендә республика җитәкчелеге дә катнашты, чаралар рәсми, тантаналы рәвештә билгеләнде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, татар иҗат әһелләре белән очрашты, Тукай премиясе ияләрен котларды һәм бәйрәм концертын карады.
Моннан тыш Казанда Шигърият бәйрәме, Язгы Печән базары, Мин татарча сөйләшәм кебек чаралар да узды. Туган тел уңаеннан бәйрәм чаралары республиканың башка шәһәр-районнарында да үткәрелде, Русия төбәкләре һәм чит илләрдә дә оештырылды. Шигырь бәйрәме Истанбулда да үтте.
Бер яктан, татар теле белән бәйле күпсанлы чаралар үткәрелүе рәсми Татарстанның туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җитди каравын күрсәткән кебек тәэсир калдыра. Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә туган телне саклауның әһәмиятен ассызыклый, гаиләдә татар телен кулланырга өнди, аерым инициативаларны һәм проектларны ачык рәвештә хуплый.
Икенче яктан, татар җәмгыяте татар теленең хәленә караган фактлар һәм борчулы статистикага килеп бәрелә, бу исә киләчәккә зур өметләр уятырлык күренеш тудырмый.
ЮНЕСКО: Татар теленә куркыныч янарга мөмкин
Бәйсез һәм тарафсыз күзәтүчеләр татар теленең бүгенге халәтен ничек бәяләгәнен белер өчен, Азатлык Радиосы ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектына мөрәҗәгать итте.
"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя. Проект БМО каршындагы ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан башлап җибәрелде һәм беренче тапкыр 1996 елда тәкъдим ителде.
Атлас төрле төбәкләрдәге телләрнең статусы, кулланылыш дәрәҗәсе, саны, демографиясе турында мәгълүмат бирә. Проектның төп максаты – тел күптөрлелеген саклау, югалу куркынычы янаган телләрне өйрәнү һәм аларны саклау өчен дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын арттыру. Атлас мәгълүматлары галимнәргә, белгечләргә һәм тел сәясәте белән шөгыльләнүче оешмаларга ярдәм итү өчен файдаланыла.
Татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "куркыныч янарга мөмкин" статусын биргән
Атласта һәр теле өчен аерым сәхифә булдырылган. Татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
Сайтта ЮНЕСКОның методологиясе турында да кыскача әйтелә. Дөнья телләре атласы телләрнең хәлен бәяләү өчен яңа, катлаулы методология булдырган диелә. Ул телләрне һәм алар яшәгән шартларны тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Атлас һәр тел өчен махсус билгеләр куллана: кайда, кем тарафыннан, нинди шартларда кулланылуын, телнең кулланыш дәрәҗәсен, статусы һәм саклану мөмкинлеген ачыклый.
Бу яңа алым телләрне ике яклап карый: бер яктан – аларның җәмгыятьтә ни дәрәҗәдә көчле булуын (дөнья аренасында урынын), икенче яктан – юкка чыгу куркынычын. Телнең киләчәге бигрәк тә аның яшь буынга тапшыру мөмкинлегенә бәйле, ди атлас авторлары.
Азатлык Радиосы атлас авторлары татар теленә биргән статус турында тәфсилрәк сөйләшү өчен ЮНЕСКО белән элемтәгә керде. Кызганычка, әлегә алар төгәл фикер белдерергә әзер түгел булып чыкты:
— Дөнья телләре атласы хәзерге вакытта сынау (бета) версиясендә тәкъдим ителә. Аның методологиясе яңадан эшләнә, һәм телләр турында тулы мәгълүмат туплана. Шуңа күрә хәзерге вакытта телләр яки кулланылган алымнар турында тулырак мәгълүмат бирү мөмкин түгел, — дип җавап бирделәр ЮНЕСКОда Азатлык Радиосына.
Шулай да алга таба без Атлас авторлары белән элемтәгә керергә, милли телләр статуслары турында төгәлрәк сөйләшергә ниятлибез.
Башка телләрнең хәле ничек?
ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласында башкорт теле дә татар теле белән бер категориягә кертелгән: "Potentially vulnerable", димәк "куркыныч янарга мөмкин" тел. Бу категориягә чуаш теле дә кертелгән.
Кырымтатар теле хәле мөшкелрәк. Аңа атлас авторлары "Severely endangered" – югалу куркынычы җитди рәвештә янаган тел статусын биргән.
Атласта "себертатар теле" дә аерым күрсәтелә. Нигездә, татар теленең көнчыгыш диалекты дип танылган себертатарлары теле "Endangered/unsafe" – юкка чыгу куркынычы янаган тел хәлендә диелә.
Җанисәп: 20 елда 2 миллион кешене югалту
Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүен рәсми саннар – Русиядә үткәрелгән җанисәп тә күрсәтә. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
Рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән
2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
Әлбәттә, рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.
Азатлык Радиосы сөйләшкән белгечләр татарча сөйләшүче 2 миллион кешенең югалуын 3 төп сәбәп белән аңлатты: Мәскәүнең милли мәгарифкә, татар теленә күп еллар буена басымы, рәсми Татарстанның, Татар конгрессының татар телен җитәрлек дәрәҗәдә пропагандалый алмавы һәм "табигый" ассимиляция күренеше (авылларның бетүе, шәһәрдә татар мәдәнияте аз булуы һәм башкалар).
"Федераль тел сәясәте максат итеп нигездә урыслаштыруны һәм туган телләрнең ролен киметүне куя"
"Языковая политика без политиков" китабы авторы, социолингвист Влада Баранова Азатлыкка сөйләгәнчә, Русия халыкларының башка телләре фонында татар теленең хәле соңгы дистә елларда шулкадәр кискен начарланмады. Әмма тискәре тенденция барыбер күзәтелә. Татарстанда да кешеләрдә "мәктәптә татарча белем алу киләчәктә зур мөмкинлекләр бирмәс, ә республиканы ташлап китсәң, татар телен белү артык зур өстенлек булып саналмас" кебегрәк фикер йөртү бар. Бу стереотиплар тел киләчәгенә тискәре тәэсир итәргә мөмкин, дип кисәтә ул.
— Башка милли телләр белән чагыштырганда, татар теле азрак зыян күргән, әмма зыян юк түгел. Беренче чиратта, бу – федераль сәясәт нәтиҗәсе. Республика тел сәясәте белән федераль сәясәт арасында каршылык бар. Мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кертелгәч, республикаларда туган телләрне укыту мәҗбүри түгел, ә сайлау нигезендә генә калгач, бу, әлбәттә, татар теле өчен тискәре фактор булды.
Татар телендә белем алу – тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле юлы
Мәсәлән, 2017 елда татар телендә белем алган балалар саны якынча 76 мең булган. 2022 елда — 71 мең. Шулай итеп, саннар акрынлап кими. Бу якынча 400 меңнән артык укучыдан, ел саен укучыларның гомум саны бераз үзгәрә тора. Димәк, укучыларның биштән бере татар мәктәбендә укый. Ә бу – тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле юлы, — ди социолингвист.
Баранова сүзләренчә, телне үзләштерүдә мәктәпләр генә түгел, бигрәк тә балалар бакчалары зур роль уйный. Бу юнәлештә эш мәктәпләр белән чагыштырганда кимрәк алып барылды, Татарстанда күбрәк мәктәпләрне алгы планга куйдылар, ди ул.
Балалар бакчалары санын арттырырга, балалар өчен татар телендә төрле чаралар һәм активлыклар оештырырга кирәк
— Минемчә, тел белән вазгыятьне яхшырту өчен, беренче чиратта, балалар бакчалары санын арттырырга, балалар өчен татар телендә төрле чаралар һәм активлыклар оештырырга кирәк. Монда аларның ата-аналарын да тел куллануга тарту мөһим.
Икенче яктан, татар телендә киләчәк белем алу мөмкинлекләрен арттыру кирәк. Татарстанда татарча югару белем алу мөмкинлекләре бар, ләкин аларны киңәйтү зарур. Һәм бу һөнәри белем бирү өлкәсендә дә булырга тиеш. Дизайн, IT, инженерлык һөнәрләре кебек тармакларда татар телендә укырга мөмкинлек булса, бу телгә кызыксынуны арттырыр иде. Чөнки бу белемнәр хезмәт базарында өстенлек бирә ала, — дип аңлата белгеч.
Татарстанда тел сәясәте Русиянең башка төбәкләре арасында уңышлырак булса да, федераль тенденцияләр аңа да ныктап тәэсир итә.
— Хәзерге вакытта федераль сәясәт нигездә урыслаштыруны һәм туган телләрнең ролен киметүне максат итеп куя. Без моны мәгариф турындагы канун үзгәрешләреннән, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдән һәм башка символик, шулай ук гамәли актлардан күрәбез. Болар, әлбәттә, Татарстанга да тәэсир итә.
Милли телләрдә сөйләшүчеләр саны кимүе, беренче чиратта, тел сәясәтенә бәйле
Русиядә милли телләрдә сөйләшүчеләр саны кимүе, беренче чиратта, тел сәясәтенә, бигрәк тә федераль дәрәҗәдәге тел сәясәтенә бәйле. Шулай ук гомум глобализация янаулары да роль уйный. Төбәкләрдән чыккан яшьләрдә Мәскәүдә, Нью-Йоркта яки башка җирдә карьера корырга омтылыш бар, бу да йогынты бирә, — дип сөйләде Азатлык Радиосына Влада Баранова.
Татар теленең хәле Русиядәге башка милли телләрдән яхшырак булуның социолингвист берничә сәбәбен күрә. Монда татарларның чагыштырмача зур халык саны да, төбәк буларак Татарстанның мөмкинлекләре дә, милли элиталарның телгә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәте һәм тырышлыклары да роль уйный.
— Татар телендә музыка, фильмнар, подкастлар һәм башка төрле иҗади проектлар булдыру өчен күпкә зуррак аудитория бар, — ди аңлатты ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум