Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Хатын-кызлар хәзерге шартларда күбрәк бала таба аламы?


Татарстан хатын-кызларын 8 март белән тәбрикләп Миңтимер Шәймиев аларны күбрәк бала табуга өндәгән иде. Азатлык радиосы моңа халыкның мөнәсәбәтен белергә булды.


- Минем болай да 4 балам бар. Шәймиев әйткәндәй, эшләргә кирәк, барысыда яхшы булачак.
- Балаларны сугыш вакытында да тапканнар. Балалар Ходайдан бирелә. Бүгенге көндә мөмкинлек бардыр, дип уйлыйм. Безнең 4 балабыз бар.
- Хатын-кызлар бүгенге көндә күп бала таба алмый, иң күбе 2 бала. Чөнки баланы тапкач, яхшы итеп үстерер өчен, аны ашатырга, эчерергә, белем бирергә кирәк, төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Ә алар барысы да түләүле. Без гаиләдә 3-әү булсак та, мин үзем бер генә бала табырга мөмкинчелек таптым.
- Хәзерге яшьләр эчә тарта, аларның күбесен сәламәт дип уйлый алмыйм. Фатир кирәк, аларны алырлык түгел, кыйммәт.
- Юк, әлбәттә. Хатын-кызлар уйламасыннар да - дәүләт вәгъдә иткән акчаларны ала алмаячаклар алар. Бу ялган.
- Хәзер шундый замана - бер бала гына табалар. Мин дә бер бала гына табарга уйлыйм.
- Бала табырга була, менә минем проблема әле, гаилә планлаштыру үзәгенә хастаханәгә йөрим. Анда биомед анализларга түләгән акча инде 10 меңгә тулгандыр. Гаилә елы буларак, дәүләттән ташламалар, ярдәм булырлык кануннар кабул итсеннәр иде.
- Сөбханалла, бүгенге шартларда ашарга, эчәргә бар, бер 2-3 бала табырга мөмкин. Әмма 60% тан артыграк шартлар тудырылырга тиеш дәүләт тарафыннан хатын-кызга.
- Икене генә табарга җыенабыз, чөнки безнең акча күп түгел. Русиядә бәяләр дә бик тотрыклы түгел, шул куркыта.
- Миңа берсен карап үстерү дә җитте. Белем бирү бик авыр, акча күп кирәк. Кызымны коммерция югары уку йортында укыттым, түләп. Башта 23 мең сум түләгән идек, ел саен 5мең сумга артып барды, 5 ел буе түләп укыттым. Кызым үзе ике бала табырга уйлап тора.
- Кемдер таба ала, кемдер юк.
- Хәзер бала үстерер өчен акча күп кирәк, яшьләр аерым яшиселәре килә. Аларга фатир кирәк, фатирлар кыйбат. Минем ике абыем бар .Әти-әниләр үзләре эшләп фатир алганнар. Статистикага караганда, уртача 2 бала табалар, мин дә 2 бала карап үстерербез, дип уйлап торам.
XS
SM
MD
LG