- Һәр кеше үз тирәсен җыештырырга тиеш дип уйлыйбыз. Үзе яшәгән җиргә төкерергә тиеш түгел. Без студентларның тулай торак тирәсен чистартабыз. Авылларда үзебезнең өй тирәсен үзебез чистартабыз.
- Шәһәр хуҗалыгы һәр көн җыештырырга тиеш. Ә өмәгә йорт белән атнаның бер көнендә сөйләшеп бергәләшеп җыештырырга кирәк. Шул вакытта күршеләрең белән дә танышасың, аралашасың һәм үзең чистарткач, кадерен беләсең.
- Ярдәм итәм мөмкинчелек булганда, эшләмәгән вакытта.
- Кешеләр дә үз теләкләре белән чыгарга тиешләр , һәм шәһәр хуҗалыгы да чистартырга тиеш. Кеше күп чыккач, кышкы пычрактан урамнар тизрәк чистара.
- 50гә 50.Үземнең дә эшлисем килә, шәһәр хуҗалары да эшне оештырсыннар иде. Үземнең тирәягымның чиста булуын телим.
- Мин чүпне һәрвакыт чүп савытына ыргытам. Мин 2-нче “Б” сыйныфында укыйм. Без мәктәп ихатасын чистартабыз, чүпләрне җыябыз.
- Минем авылда яшәгәндә үземнең җирем бар иде, анда чәчәкләр утырта идем. Хәзер шәһәргә килгәч, монда җир юк, утыртасың килсә дә, утыртып булмый.Күңел шатлансын өчен , машинаның газ исләреннән сакланыр өчен, чәчәкләр бик кирәк, бик утыртыр идем, һәр кеше дә утыртыр иде.
- Шәһәр чиста булсын өчен без үзебез чистартырга тиеш. Без Адел Кутуй урамында урнашкан тулай торакта яшибез. Бу безнең бурыч. Себерәбез, чүпләрне җыябыз.
- Шәһәрдә бик күп йортлар төзиләр, әмма кешегә су, фонтаннар кирәклеген, чәчәкләр булдыру турында оныталар. Бар җирдә таш йортлар. Яшеллек бик аз шәһәрдә.
- Йортлар бер-берсенә шулкадәр якын урнашкан, машина куярга парковкалар юк, алар урамны тутырып утыралар, йөрергә дә урын калдырмыйча, мондый нәрсәләр шәһәр түрәләренең җитешсезлеге.
- Без һәрвакыт үзебез чыгып чистартабыз, агачларны да үзебез утыртабыз Әнә тегендә без утырткан агач бар иде, ул агачны сындырып киткәннәр. Шуннан без “Горзеленхоз” ширкәтенә мөрәҗәгать иткән идек. Алар безгә район оешмасына барырга юл күрсәттеләр. Ә аларның акчалары булмады.
-Бик күп акча җибәрәләр юлларны чистартырга, дигән сүзләр ишетәбез, ә юллар бик начар хәлдә.
- Чисталыкны ел әйләнәсенә хәстәрләп торырга кирәк тә бит, әмма безнең ил кешеләренең фәлсәфәсе, шул язлы -көзле җыештырырга гына кайтып кала.Ә мин башка камырдан ясалганмын, чисталыкны булдырыр өчен үземнең намысым һәм зәвыгым аша гамәл кылам.
- Шәһәр түрәләренең урамнарны , йорт тирәләрен чиста уңайлы итеп тотмаулары, бу аларның йортта яшәүчеләр турында кайгыртмауы, дип саныйм.