Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Доллар төшү зыянгамы, әллә файдагамы?


- Үзебезнең акчаны долларда сакламагач, безгә аның зыяны юк. Ләкин шулай да, Русия күләмендә караганда, бу безнең икътыйсадка зыян китерә. Безнең күп кенә стабфонд акчалары долларда саклана. Шуның өчен аларның да кыйммәте кими. Шулай булгач, безгә дә йогынтысы булмый калмый.
- Стабфондның күпмедер күләме долларда саклана, күпмедер алтында саклана. Мәсәлән, Америкада саклана торган безнең илнең акчалары, казна акцияләрендә; алар шулай ук доллар белән исәпләнә.
- Мин долларны тотып та караганым юк, белмим нәрсә икәнен дә.
- Рубльләр генә без кулланабыз, иң уңайлы вариант бүгенге көндә.
- Кемдә доллар бар, алар зыян күрә.
- Миңа бер зыяны да юк. Минем бит доллар да юк, евро да юк, рубль генә бар.
- Миндә доллар да күп, евро да күп, евро әйбәтрәк, ул үсә, күбәя.
- Доллар кызык түгел, төшә дә төшә, ләкин тиздән ул яңадан күтәреләчәк.
- Бездән, туристик агентлыктан, ял итәргә баручыларга уңайлырак, чөнки туризмның бәяләре доллар белән, ә алар төшә, шулай булгач, долларга барган сәфәр кылучыларга файдалы була. Сәфәргә алдан сөйләшеп, юлламаны алдан хәстәрләп кую да яхшырак булырга мөмкин.
- Бер долларга элек 27сум туры килә иде, хәзер 23сум туры килә. Зыян гына күрәм, Америкада икътыйсад төшеп бара. Хәзер бездәге “деревянный” рубль үсеп бара.
- Мин зыян күрмәдем,чөнки мин доллар белән эш итмим, бизнес белән шөгельләнмим. Мин дәүләт хезмәткәре, хезмәт хакы безнең тотрыклы, үзгәрми. Мин бар яктан да сакланган кеше, зыян күрмәдем.
- Миңа һәрдаим зыян. Долларның безнең өчен тәэсире юк. Чөнки кибетләрдә, базардагы әйберләрнең бәяләре үсеп тора.
- Мин акчамны долларда тотмыйм. Мин бик шатмын долларның төшүенә. Инде 10 ел элек әйтәләр иде, ул кәгазьнең бәяләре калмаган, алар белән бәдрәфләрне беркетеп кенә чыгарга да була, дип. Евро чыгу белән, еврога күчтем. Америка тауарлары бездә очсыз булачак.
- Долларның курсы төшүе бар икътыйсадка да зыян китерде, хәтта бар Европа икътыйсадына да. Чөнки бар җирдә дә исәп-хисап доллар курсы белән исәпләнә. Евро үсүен үсә, ләкин евро ул әлегә икътыйсад базарын яулап алмаган, бар кулланыш долларда кала.
- Кем акчаларын еврода тота, алар зыян күрмәячәк.
- Мин доллар белән гомүмән эш итмим,чөнки мине Русия дәүләте акчасы да канәгатьләндерә.
XS
SM
MD
LG