- Студент вакытында йөргән идек. “Зәңгәр шәл”не караган идек.
- Качалов исемендәге рус драма театрында (“Скрипач на крыше”) “Өй түбәсендәге скрипкачы”ны караган идек.
- Узган елның сентябрендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Аида”спектакленә барган идек, карап бетерә алмадык, кайтып киттек. Бик барасы килә татар рус спектакльләренә.
- Тинчурин театрында “Сүнгән йолдызлар” спектаклен караган идек. Атнага ике тапкыр барабыз театрга. Бик еш йөрибез.
Г.Камал театрының бөтен репертуарын карап барабыз. Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектаклен карадык.“Мәхәббәт турында сөйләшик ”, “Казан сөлгесе”н 3мәртәбә карадык инде. “Зәңгәр шәл” театры белән һәр сезонны ачалар. Аны да карап барабаз. “Дивана”спектакле генә калды инде без карамаган.Апрель аенда К.Тинчурин театрының “Карак Шәкүр”исемле премьерасына барачакбыз.
- Күптән барганыбыз юк инде. Камал театрына хәйран йөри идек инде. “Казан егетләре”н караган идек. “Казан сөлгесе”н дә карадык. Без, авыл темасы, гореф-гадәтләр турындагы спектакльләрне бик кызыксынап карыйбыз.
- Барганыбыз юк.
- Без Әлмәт татар дәүләт драма театрын караган идек, шифаханәдә ял иткәндә, алар ике татар спектаклен күрсәттеләр. Бик әйбәт булган иде.
- Хатыным белән барган идек күптән инде. “Кишер басуы” Зөлфәт Хәкимнең спектаклен караган идек. Ул заманча эшләнгән спектакль.Бик йөрер идем дә, пенсиягә чыккач йөреп булмый шул.
- Мин үзем театрда эшлим, музыкант, исемем Илшат, фамилиямны әйтмим, оялам. Бүген бәйрәм. “Шүрәле” спектакленә музыка яздым.
- Опера театрында П.Чайковский, Рахманинов, Глинка әсәрләре уйнала.
- 20 ел элек Качалов театрында булган идем.
- Караганым юк театрны.
- Театрны яратам.Соңгы мәртәбә узган көз көне барган идем.
- Былтыр “Пиковая дама” спектаклен караган идем, Качалов исемендәге драма театрында. Камал театры яңа бинага күчкәч, татарча спектакль карарга барган идек. Анда без “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен караган идек.
- Без театр көллиятендә ук куючы булып эшлибез. Балалар белән дипломга, чыгарылыш спектакльләрен куярга эзерлибез, татарча да, русча да.
- Мәктәптә укыганда 1995елда “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен караган идек. Шуннан бирле барган юк. Хәзер бик барасы килә, әмма вакыт юк.