27 сентябрьдә Казанда Камал театры бинасы алдында “Театр. Тамашачы. Партнерлар” дип аталган тантана оештырылды. Камал театрының 107нче сезонын ачуга багышланган чарада тамашачыларга ачык һавада җыр-биюләр, театрның иң танылган спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде.
Фотогалерея:
27 сентябрьдә Казанда 107нче сезон ачылу уңаеннан Камал театры каршында тантаналы чарада театр артистлары "кызыл келәм"нән сәхнәгә үтте. “Зәңгәр шәл”, “Гөргери кияүләре”, “Яшь йөрәкләр”, “Диләфрүз-Remake” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Шулай ук камаллылар тамашачыларга җырлар, биюләр һәм кызыклы чыгышлар бүләк итте. Аларны яңа сезон белән котларга эстрада артистлары, яшь альтернатив башкаручылар да килгән иде. [Рөстәм Исхакый фотолары]