- Медведев - булырлык кеше, көчле кешегә ошаган. Русия федерациясен тотырлык кеше. В Путин белән бертигез кеше дип уйлыйм.
- Мин “Бердәм Русия” фиркасен бик өнәп бетермим, мин бу фиркага тавыш бирмәдем. Һәм Путин өчен дә тавышымны бирмәс идем. Чөнки ул безнең ил белән кирәкле рәвештә җитәкчелек итми. Шуның өчен мин ул тәкъдим иткән кешене дә кабул итмим.
- Белмибез, бу Путинның сәясәтедер инде.
- Сәясәт белән бик артык кызыксынмыйбыз, чөнки сәясәт безсез дә бик яхшы бара, ә безгә игътибар иткән кеше юк, без студентлар.
- Татарларга ул яхшылык була. Мәскәүдә Президент начаррак булган саен, Татарстанда яхшырак булачак, чөнки азрак тикшереп торачаклар. Гомүмән , Алтын Урда таркалганнан соң , Евразия мәңгелек артта калуга дучар була. “Хакимияткә вәхшиләрчә Мәскәүлеләр менеп утырганнан соң, без гел артта кала башладык”.
- Медведев ул әле бик яшь, президент булырлык кеше дип уйламыйм. Путин тарафыннан корылган ниндидер сәяси уен. Икенче срокка Путин кире кайтыр, дип уйлыйм. Чөнки президентлыкка ниндидер көчлерәк , акыллырак кеше килсә, ул аңа юл бирмәскә дә мөмкин , кире кайтырга. Ә Медведев әле ул яшь, аның ул кадәр сәяси абруе да юк. Бу Путинга уңай.
- Медведев ул дәүләт кешесе. Илне тоту буенча тотрыклы, интелегентлы, белемле, тәҗрибәле. Русиянең төбәкләрендә йөреп, танышып чыкты. Русиядәге хәлне белә.
- Әмма бер нәрсә мине бик борчый. Кырым татарларын Казан татарларыннан аерып карарга ярамый. Кырым татарларына каршы алып барган сәясәтне, мин аларга каршы кешеләрне котырту дип әйтер идем. Чөнки үз илләренә кайтып җир алып, өй салырга керешкән кешеләрнең төзелешләрен тракторлар белән сөрдерү, бернинди кагыйдәләргә дә сыймый. Бу мәсьәләләр һәрбер татар кешесенә дә кагылырга тиеш. Татарстан да үз сүзен әйтергә тиеш, Минтимер Шәймиев тә бу эшләргә карата үзенең мөнәсәбәтен өздереп әйтергә тиеш.
- Медведевның кыяфәте бик ягымлы, йөзендә үзенчәлеге күренә, тырышлыгы күренә.
- Халык аңында , күңелендә Дмитрий Медведев ул ярдәмче буларак сеңеп калган. Шуңа күрә аны президентлыкка тәкъдим итү , ул турыдан- туры Владимир Путинның президентлыкта калуы, дигән сүз. Күренеп тора, Путин бик гәйрәтле, эшләүчән кеше. Бер яктан аның китәсе дә килми шикелле , ә икенче яктан, китәргә дә кирәк. Шул мәсьәләне хәл итә алмыйлар.
- Шушы мәсьәлә Белоруссия - Русия мөнәсәбәтләренә дә барып тоташты бит инде. Алар арасында имеш союз килешүе төзеләчәк, икән дигән сүз, мәгълүмат, таралды. Шул килешү буенча Путин Союз президенты булып калачак, икән дигән сүз таралды. Бик ихтимал. Әгәр андый килешү төзелә икән, Путин белән Лукашенко карашлары якыная бара, шуңа күрә, берсе теге постны, икенчесе бу постны биләп, гомуми җитәкче булырга мөмкин. Әгәр шулай була калса, Дмитрий Медведевнең дә функциясе ачыклана башлый, ягъни, тегеләре җитәкче, баш кешеләр , ә Медведев ярдәмче.