Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа елны кайда каршы алачаксыз?


- Яңа елны өйдә дусларым белән каршы алырга уйлыйбыз. Аннан соң Кремль янына, Үзәк мәйданга чыгабыз.
- Өйдә дуслар белән, кызлар белән 35 кеше чакырдык.
- Әти- әниләрем Португалиягә китте. Бездә аулак өй. "Шәлбәкере” дигән таҗик уенынын уйнаячакбыз. Шешә тәгәрәтәсең дә, шул кемгә башы белән туры килә, аңа “җәза” бирелә. Мин җырлыйм, “Күгәрченнәр” җырын. Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов җырларын караокега кушылып җырлыйбыз.
- Мин Түбән Камага кайтам. Анда Вахитов мәйданына чыга яшьләр.
- Без “Васильево” шифаханәсенә барабыз балалар, дуслар белән 4 көнгә. Анда шугалакта тимераякта шуабыз, чаңгыда йөрибез.
- Мин ялгызым гына.
- Өйдә гаилә белән сарык суеп, хәләл иттән шашлык пешерәбез, чыршыга барабыз, ихатага чыгып салют шартлатабыз .
- Өйдә, туганннар, балалар, оныклар белән. Мин 6-чы буын Казан кешесе. Гадәт буенча, кәләшем бәрәңгене бик тәмле итеп пешерә яхшы ит белән. Аннан үзе торт пешерә. Аннаң соң җиләк-җимешләрне кибеттән алабыз.
- Без студентлар, Мамадыш егетләре без. Әниләр белән каршы алабыз татар халык ризыклары белән. Өстәлдә әни пешергән өчпочмак, бәлеш була. Ә бәлеш үзебез үстергән сарык, сыер итләреннән. Яңа елда мин Кыш бабай әле.
- Арча егетләре дә бар әле монда. Мантыйны яратам.
- Караулда каршы алам. Ял итәм, йоклыйм. Гадәттәгечә каршы алам.
- Ресторанда үткәрәбез, ашамлыклар әзерлисе килми. Күңеллле итеп, рәхәтләнеп, кичке 9дан - ялыканчы, күпмегә кадәр көч җиткәнче. Габделфәт Сафин, Салават Фәтхетдиновны тыңларга яратабыз.
- Районда Сабада каршы алабыз, әле менә кампитр алырга җыенам. Җырлар тыңлап була. Кызымның да кампитры юк әле, аңа да бүләк итәргә иде, хатлар язышырга. Яңа елны каршы алганнан соң районда үзәк мәйданга халык чыга инде, җырлыйлар, бииләр, такмаклар сөйлиләр. Таудан шуалар. Аракы эчеп йөргән кеше юк. Кыш бабай һәм Кар кызы булачак.
XS
SM
MD
LG