- Үтеп китте бит инде Яңа ел бәйрәме. Иртәгә соңгы имтиханнарны бирәбез дә, Чаллыга үзебезгә кайтып китәбез каникулга.
- Казанга килдек Түбән Новгородтан. Китаплар сатып алырбыз, дигән идек, кибетләр ябык булды.
- Без Чаллыдан, балаларга укыганда, имтиханнар бирергә ярдәм итәргә, дип килгән идек.Үзебездә ял итәбез.
- Иртәгә эшкә барам. Күпме ял итәргә була инде. Бер атна ял иттек бит инде.
- Без күңелле итеп үткәрәчәкбез. Без курсантлар кино-театрга барачакбыз.
- Өйдә генә, чөнки кечкенә балабыз бар .
- Мин таудан шуарга бардым милли мәдәният үзәге янындагы тауга. Тау бик тә зур, чанада дустым белән икәү шудык. Анда бик кызык. “Лимпопо” кафесына барырга телим. Анда батут бар.
- Без гаиләбез белән бергә үткәрәчәкбез, Әстерханнан балалар оныклары белән киләчәк. Алар татарча белмиләр инде, кияүем казакъ милләтеннән. Хәзер кинога барабыз.
- Без Үзәк музейга бармакчы булган идек. Ул ябык булды.
- Без Лениногорскидан Казанга кунакка килдек. Кинога да, театрга да барачакбыз, кибетләрне дә йөреп чыгарбыз, дип торабыз. Ә бүген әле “Язмыш шуклыгы/Ирония судьбы-2” киносыннан кайтып киләбез.