- Без белмибез кайчан булганын.
- Хәтерләмим.
- Февральдә. Медведев кандидатурасы тәкъдим ителгән. Жириновский, аннан соң менә теге коммунист. Зубковка аз гына һава суларга бирделәр дә, хәзер читкә тайпылдырдылар. Кем булсын инде, Медведевтан башка, аны куячаклар. Сөйләп торасы да юк. Бар нәрсә көн кебек ап-ачык. Мондый клаун уены безгә билгеле инде.
- 3 марттта. Медведев кандидатурасын беләм, калганнарын белмим.
- 2 мартта бугай. Медведев куйган инде кандидатурасын. Ә безгә барыбыер кем булса да, тормыш шул ук барачак, үзгәреш булмаячак, безгә кем булса да барыбер.
- 2 мартта. Медведев, Жириновский. Жириновский җиңә алмаячак. Ул кычкыра бушка, Медведев җиңәр, дип уйлыйм.
- Мартта. Медведев, берәү генә кандидат президентка лаек булырдай. Башка анда президентка лаек булырдай кеше юк. Жириновский шундый кеше, ул президент була алмый. Чөнки сәбәпләре шунда ки, аның алып барган сәясәте инде артта калды. Путинның уйлары бик дөрес.
- Беләм, 2 марттамы шунда. Анда 4 кандидат булырга тиеш. Зюганов белән Жириновский, Медведев инде, аннан тагын демократик фиркадән, исемен оныттым инде. Үтәчәге - Медведев. Бүленгән инде ул. Путин аны күрсәтте генә, аның рейтингы хәзер Путиннан зуррак. Мин уйлаган идем нишләп алай икән, дип? Аңладым. Аның эчтәлеге шуннан бара -безнең халык кол. Аңа президент кирәкми. Аңа патша кирәк.
- Март урталарында, төгәл белмим. Кандидатлар, Путинның яраткан кешеләре Дмитрий Медведев, Иванов Сергей Борисович. Медведев җиңәр, чөнки гамәлдәге президент аны бик актив күтәрә бит.
- 2 марттта бугай. Шул Медведев. Юк, ул президент булырлык кеше түгел. Ул бит бик интеллигент кеше.
Ә президент интеллигент булырга тиеш түгелмени, сезнеңчә?
- Президент - бөтен нәрсәне белә торган кеше булырга тиеш. Ә Медведев ул шәһәр тормышын гына белгән кеше. Ә авыл халкының тормышы белән таныш түгел. Ул ике шәһәр арасында гына, Ленинградтан Мәскәүгә генә килгән кеше. Бернәрсә күрмәгән кеше.