Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Халыкара кочаклашу көнендә кемне кочаклар идегез?


- Иң беренче әтием-әниемне кочаклар идем. Икенче урында сеңлем тора. Яраткан кешеңне кочакласаң ләззәт , шатлык китерә.
-Үземнең хатынымны кочаклар идем, чөнки ул минем бик яхшы.
-Әти- әниемне, туганнарымны, дусларымны. Кочаклашу кешегә куаныч, шатлык, үзенчә бер тынычлык бирә.
-Туганнарымны кочаклар идем, бигрәк тә кемнәр минем ярдәмемә мохтаҗ. Ә андыйлар бар , минем туганымның кызы бик каты авыру.
- Әниемне бик каты һәм җылы итеп кочаклыйм килә. Әле ул бик авырып ята, терелсен, диясем килә.
-Әнием, әтием, балалар һәм һәм яраткан кешемне кочаклыйсым килә.
-Мин бүген имтихан биреп кайтып киләм . Һәм миңа 5-ле куйган укытучымны кочаклыйсым килә. Аннан соң менә сессия тәмамланып килә , шулкадәр сагындым өйемне, авылымны, туганнарымны, әти-әниемне, сеңелкәшемне аларны кочаклыйсым килә.
-Минем сөйгән яшь егетемне кочаклыйсым килә.
- Иремне, балаларымны, оныкларымны.
- Әнине, сеңлемне, бөтен туганнарымны яраткан кызымны. Сагындым. Мин үзем Сабадан укырга килдем. Хәзер кайтасы килә әнине кочакларга.
-Бөтен дөньяны кочаклыйсым килә.
- Армиядә хезмәт иткән абыемны кочаклыйсым килә.
-Чит кешеләрне дә бик шатланып кочаклар идем.
- Кеше кочаклашкан чакта мидән шатлык гормоны эшкәртелеп чыгарыла. Аннан кеше үзен яхшы итеп хис итә башлый, аның кәефе күтәрелә, һава торышына да карамыйча.
-Хатынымны яратам, шуңа аны кочаклыйм.
-Балаларны, кочаклыйсым килә.
-Тормыш иптәшемне.
- Чит кешеләр белән кочаклашкан юк.
- Кызымны яратам, яратам, рәхәт.
XS
SM
MD
LG