Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Акча алышынуына сез ышанасызмы?


- Ышана-а-ам. Булырга мөмкин. Безне 1990 елда яндырдылар бит инде,квартирага җиһаз алырга дип җыйган акча иремнеке 1000 сум, минеке -7000 сум акча. Әлегә кадәр ята 7тәнкә булып. Кайтарылыр, дип ышанып көтеп торабыз.
- Акча алыштыру ул аларның төсен алыштыру булырга мөмкин. Гомүмән, акча ул ниндидер бер продуктыны
икенчесенә алыштыру нәтиҗәсендә туган әйбер. Акча алышынган вакытта наданнар бөлеп кала, алданырга
мөмкин, ә акыллы һәм хәйләкәр кеше отып калырга мөмкин. Минем акчам юк. Мин башка нәрсә белән кызыксынам.
-Белмим шул.
-Моның булмый калуы мөмкин түгел.
- Минем өчен барыбер. Кемнең акчасы бар, шул уйласын.
-Акча гел алышынып торырга тиеш. Акча керә, акча чыга. Кемгә ничек булыр, әйтеп булмый.
-Әйтә алмыйм, мин икътисад өлкәсендә бик начар беләм.
- Белмим инде, юктыр, дип уйлыйм. Бәлки бар да элеккечә калыр? Кем белсен инде.
- Бәлки алышыныр да. Шундый тойгы туа, нәрсә генә эшләнсә дә, халыкны яхшы яшәтер өчен эшләнми кебек тоела. Ә ниндидер бер кечкенә төркемгә отышлы булсын өчен эшләнгән кебек.
- Ишеткәнем дә юк . Сездән беренче тапкыр ишетәм. Акча алышынуы турында, ышанмыйм.
- Юк. Әгәрдә акча алышынасы булса, бөтен җирдә бәяләр бертөрле булырга тиеш, минемчә. Ышанмыйм.
-Ышанмыйм, шулай уйлыйм.

XS
SM
MD
LG