1939 елның 30 ноябрендә Совет берлеге белән Финляндия арасында Совет-фин сугышы башлана. Совет берлегенең Финляндиягә һөҗүм итүен Һелсинкида яшәүче татарлар "Кыш сугышы" дип йөртә. Ул 1940 елның мартына кадәр генә дәвам итсә дә, татарлар өчен шактый гыйбрәтле бер вакыйга, ник дигәндә, фин ягыннан да, советлар ягыннан да катнашучылар арасында татарлар булган һәм алар бер-беренә каршы сугышкан.
Финляндияне яклап сугышулары өчен ил хөкүмәте төрле бәйрәмнәр вакытында шәһит киткән татарларны искә ала, олылый, каберләренә чәчәкләр сала. Бу вакыйга уңаеннан Азатлык радиосы Финляндия татарларының "Исламия" җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин белән сөйләште.
— Гөлтән ханым, "Кыш сугышы"н Финляндия татарлары ничек искә ала?
Сугышта һәлак булган милләттәшләребезне ел саен өч тапкыр искә алабыз
— 6 декабрь Финляндия бәйсезлеге көне булып билгеләнә. "Кыш сугышы"на бәйле безнең аерым мәрәсим чарасы юк, шуңа без бәйсезлек көне уңаеннан җыелабыз. Безнең татар мәхәлләбез сугышта шәһит булган татарлар истәлегенә чәчәкләр куя, бу вакыйганы искә ала. Май аенда исә Финляндиядә шәһитләр көне була, шунда инде зиратка фин гаскәрләре җитәкчелеге килеп, шулай ук шәһитларне, шул исәптән, татарларны да искә ала. Моннан тыш халыкара ветераннар көне дә бар, ул апрель аенда билгеләнә. Ягъни сугышта һәлак булган милләттәшләребезне ел саен өч тапкыр искә алабыз, рухларына дога кылабыз.
"Кыш сугышы"нда безнең ике татар кешебез һәлак була: 1939 елның декабрендә Фәиз Каенук һәм 1940 елның март аенда Хәсән Абдрәхим шәһит булып киткән. Моннан тыш безнең Икенче дөнья сугышында да һәлак булган татарларыбыз бар. Барлыгы 10 кеше, барысының да рәсемнәре һәм исемнәре безнең мәхәллә бинасы диварында урнаштырылган, гел искә алыналар.
"Кыш сугышы"нда катнашкан дүрт ветераныбыз әле исән. Моннан тыш сугышта катнашмаган, шулай да ул вакытта яшәгән кешеләр дә бар, күбесенчә хатын-кызлар.
— Дәүләтнең бәйсезлек көне чараларында татарлар да катнашамы?
— Гадәттә, ул зур чара итеп оештырыла. Президент үз сараена дәүләт, парламент эшлеклеләрен, мәшһүр кешеләрне, азчылык халыклар вәкилләрен, шул исәптән, татардан да бер вәкилне чакыра. Ике мең кешелек чара була, ләкин узган ел ул пандемия аркасында оештырылмады. Быел да чакыру килмәде, димәк, зур чара белән үткәрергә җыенмыйлар. Ә гадәттә, татарларны бик хөрмәтлиләр, элек президент сараена чакырдылар, үземнең дә барганым бар.
— Ковид шартларында Финляндия татарларының чаралары ничек уза? Җыеласызмы, күрешәсезме?
— Бездә өч ел саен мәхәлләнең яңа рәисе һәм җитәкчелеккә әгъзалар сайлана. Быел көзен узган җыелышта мәхәллә рәисе булып янә мин сайландым. Очрашу яз буласы иде, шул пандемия аркасында кичектерергә мәҗбүр булдык.
Җәен бездә ковид белән хәлләр җиңелрәк булды, битлекләр киеп, дистанция саклап, мәчетебездә бәйрәм намазларына, гает көннәренә җыелдык. Көзен өлкән яшьтәгеләр (60+) утырышын торгызган идек, хәзер кешеләрне коронавирус йоктырудан саклар өчен янә туктатып торырга булдык. Чәй кичәләрен дә әлегә үткәрмибез. Финляндиядә ковидтан курку, борчылу зур, янә чикләүләр кертелде. Без инде, билгеле, чикләүләр булгач, аларга буйсынабыз. Алар юкка гына кертелми бит.
Финляндия татарларыннан 95%ка якын кеше вакцина кадаткан дип уйлыйм
Мәхәлләбез халкын вакцина кадатырга да өндибез. Каршы килүчеләр бар, нишләтәсең, мәҗбүр итеп булмый. Шулай да, өндибез. Финляндия татарларының 95 процентка якыны вакцина кадаткан дип уйлыйм.
— Сездә балалар өчен татар теле дәресләре дә уза бит әле, аларга коронавирус аркасында зыян килмәдеме?
— Дәресләр һич туктатылмады. Кемнәр тели, мәчет бинасына килеп, шунда тел һәм динне укый алалар. Коронавирус дип борчылучылар интернеттан укуын дәвам итә. Пандемияләр аркасында дәресләрне бер дә туктатмадык. Дәресләрне дәвам итүне бик мөһим дип санадык, чөнки, үзегез аңлыйсыз, балалар иң кирәкле яшьләрендә бу дәресләребезгә йөрмәсә, ана телен онытырга да мөмкиннәр. Аллага шөкер, балаларыбыз арасында берсе дә "татарча өйрәнү миңа ник кирәк?" дип сорагвны юк, "теләмим" дип фикер белдерүчеләр дә һич ишетелми.
Финляндиядә татарларны бик хөрмәтлиләр, оялу, курку юк
Нигә дигәндә, Финляндиядә мәктәпләрдә бик күп тел укыталар. Телләргә монда хөрмәт зур. Тел – идентификация билгеле, син татар икән, сиңа татарча сөйләшергә һәм исламда булырга кирәк дигән фикер хөкем сөрә. Бу табигый кабул ителә. Финляндиядә татарларны бик хөрмәтлиләр, без татар булуыбыз белән горурланабыз, оялу да, курку да юк. Татарча сөйләшкәндә, "болар нинди телдә сөйләшәләр соң" дип кырын караучылар да юк. Минемчә, яшьләрнең татар теленә яхшы мөнәсәбәте шуңа бәйле. Катнаш никах балалары да бездә татарча яхшы сөйләшә.
Булган проблем дип әлифбалар мәсьәләсен атар идем. Бездә латин әлифбасы кулланыла бит, шуңа укырга китаплар, материаллар бик аз. Татарстанда татарлар кирилл әлифбасын куллангач, бөтен булган бай әдәбият, әсәрләрне без укый алмыйбыз булып чыга, менә бу мәсьәлә безне борчый. Телне бары тик китаплар укып кына баетып була.
— Олылар очрашулары дидегез, бу очрашуларыгыз ничек уза, анда нишлисез?
— Ике атна саен без 60 яшь тулган олы кешеләрне җыеп, аларга төшке аш ашатабыз, төрле темаларга сөйләшү оештырабыз. Мәхәлләдә һәм дөньяда булган яңалыклар турында фикер алышалар. Картлар саулык өчен нәрсә кирәк дигән темага да, сәламәт туклану, хәрәкәт итү турында сөйләшәләр. Максат – кешеләрне очраштыру, сөйләштерү. Кешеләргә бер-бере белән күрешү, аралашу бик кирәк. Пандемиягә кадәр 40лап кеше җыелса, әлегә әзрәк кеше килә.
— Хәзер урта буын, яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә? Элек Финляндия татарларында сәүдә, кибетләр тоту, келәм сату киң таралган булган, хәзер кешеләр нинди кәсеп белән яши?
— Сәүдә эшләре белән шөгыльләнүчеләр хәзер күп түгел. Яшьләр арасында күбесе хәзер IT белән шөгыльләнә. Төрле зур ширкәтләрдә эшли. Инженерлар, икътисадчылар да бар.
— Бер заман сезгә Казаннан, Татарстаннан киленнәр күчеп килгән иде, хәзер бу күренеш сакланамы?
— Инде күптәннән килгәннәре юк, ун еллап мондый күчешләрне ишеткән-күргән юк. Заманында килгән кешеләрнең инде балалары үсеп килә, кайберәүләре эшли, үз һөнәрләрен таба, хәлләре яхшы. Күчкәнгә зарланучыларны ишеткәнем юк, күрешеп торабыз, барысы да яхшы.
Бездә яшьләр бик әзәйгән
Әйтергә кирәк, яшьләр бездә бик әзәйгән. Элек бер гаиләдә 3-4 бала булса, хәзер уртача 1-2 бала гына. Кечкенәрәк балалар әле күпмедер бар. Пандемия аркасында Казанга йөрүләр, башка ил татарлары белән аралашу да туктап калды.
— "Йолдыз" футбол такымыгыз эшлиме?
— Футбол такымы хәзер дә актив, егетләр бераз әзәйгән, хәзер кайбер кызлар да катнашып уйный. Җәен Финляндиянең үзешчән такымнар турнирында 4нче урын алдылар. Хатын-кызларыбыз гимнастика чарасын да оештырып килә. Пандемия аркасында мондый чаралар бераз әзәйде шул. Чикләүләр җиңеләйсә, кышкы спорт лагерын дә оештырырга телибез. Җәен татар теле һәм дин лагеры узар.
Кызганыч, мәдәни чаралар, оешмалар пандемия аркасында зыян күрде. Күпләр бергә җыелып, чәй кичәләрен дә оештыра алмыйбыз бит әле. Интернет аша Рөстәм Яхин истәлек кичәсен оештырырга телибез. Бик үк күренмәсә дә, мондыйрак чараларга җыелырга тырышабыз.
— Күптән түгел мәхәллә имамы Рамил Беляевның Финляндия татарлары турында китабы басылган иде. Соңгы вакытларда тагын чыккан китаплар булдымы?
Соңгы хәбәрләребездән – Кадрия Бәдретдиннең Хәсән Хәмидулланың тормышы турында китабы чыкты. Анда беренче татарларның Финляндиягә килүләре, ничек тормыш итүләре тасвирлана. Бик кызыклы китап, безнең тарихыбыз.
Татарча укырга материал кирәк. Ул булмаса, тел югала
Фин татарларының тарихына багышланган тагын бер китапны планлаштырабыз, киләсе елга чыгар дип өметләнәбез. Узган ел балалар өчен әкият китабы чыкты, аны Татармультфильм белән бергә эшләгән идек. Китап татарча, инглизчә, финча булды. Дини китапларны да бастырабыз. Китаплар бастыруны мөһим дип саныйбыз, татарча укырга материал кирәк. Ул булмаса, тел югала.
“Кыш сугышы”
“Кыш сугышы” 1939 елның 30 ноябрендә совет гаскәрләренең Финляндиягә бәреп керүе белән башлана һәм зур югалтулар нәтиҗәсендә 1940 елның 13 мартында чигенүе белән тәмамлана. Фин гаскәрләренең өстенлеге карда күренми торган киемнәрдән мобиль хәрәкәт итү һәм көтелмәгән һөҗүмнәр ясау була. Совет гаскәрләренең югалтулары финнарныкыннан берничә мәртәбә зуррак була.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!