Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырктытауны кырку: халык каршы, бакыр ширкәте зыян юк дип ышандыра


Крыктытау сырты
Крыктытау сырты

Атна башында Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.

— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы! — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.

Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды, дип яза "Аспекты".

Бу нинди низаг соң? Әлеге каршылык Куштауны каршылыгына охшаганмы? Idel. Реалии Крыктытау тирәсендәге хәлләрне тикшергән.

Кырктытау (башкорт телендә – "Ҡырҡты-тау") — Көньяк Урал таулары рәтендә урнашкан, Башкортстанның Әбҗәлил һәм Белорет районнарында сузылган 60 километрга сузылган тау сырты. Аның итәкләрендә Караташ тавы, Бабай, Кушай, Хандык исемле түбәләр, Ултык-Карагас һәм Хуускан кебек табигый урыннар бар. Башкорт халык эпосында Кырктытау Урал батырның тауларны ярып, елгаларга коткарган урыны дип телгә алына.

Әлегә эшләр башланмады

Март ахыры – апрель башында җирле блогерлар "Урыс бакыр ширкәте"нең Кырктытауда геология эшләрен яңадан башлап җибәрүе турында хәбәрләр чыгарды. Алар әйтүенчә, ширкәт инде бу урынга техника ташый башлаган. Шулай ук, Томински комбинатында эшләүче бер егет исеменнән "Салаватское" дигән яңа ширкәт ачылган.

Mkset мәгълүматына караганда, эшләр ташландык хәлдәге Салават-совхоз тирәсендә һәм инде үлеп беткән диярлек Иксак авылы янында алып барылырга мөмкин. Бу урын Кырктытаудан нибары биш километр ераклыкта.

"Салаватское" ширкәтенә 2019 елда ук 25 елга файдалы казылмалар эзләү һәм казып алу лицензиясе бирелгән. Оешманы РМКга караган "Александринская горнорудная компания" гамәлгә куйган.

2024 елның язында аның мөдире итеп Таһир Бәхтигәрәев билгеләнгән. Берничә атна элек ул Әбҗәлил халкын тынычландырырга тырышып, видеомөрәҗәгать таратты:

"Әлегә эшләр башланмады. Ләкин канун нигезендә, без башта геология тикшеренүләре үткәрергә, проект эшләргә, аны дәүләт экспертизасына тәкъдим итәргә, аннары җәмәгать тыңлаулары уздырырга тиешбез. Бу процесс берничә елга сузыла", — диде ул.

Ширкәт 40 миллиард сум инвестиция кертергә ниятли, еллык җитештерү куәте — 10 миллион тонна. Бу объект 1 500 эш урыны булдырыр, диләр.

"Рус бакыр ширкәте" 30дан артык кечерәк ширкәтне берләштерә. Җитештерү нокталары Чиләбе, Свердлау, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләрендә, Хабаровски краенда, Казакъстанда урнашкан. Холдингның төп иясе – Русия миллиардеры Игорь Алтушкин.

Крыктытау сырты
Крыктытау сырты

Бакыр ширкәтен бер тапкыр куганнар иде

Алдарак әйтелгәнчә, Салават җирлегендә бакыр мәгъдәненә РМК 2019 елдан бирле кул сузган.

Һәм шул ук елда җирле халык бу планнарга каршы протест белдерде. Change.org сайтында петиция дә пәйда булды. Анда комбинат төзелешенә якында Кече Кызыл һәм Олы Кызыл елгаларының чишмә башы торуы, һәм бу су чыганакларының Магнитогорски, Сибай кебек шәһәрләр өчен зур әһәмияткә ия булуы әйтелде. Шулай ук якындагы Яктыкүл күле — республикадагы иң популяр шифаханә зонасына куркыныч янаячак диелде.

Ул вакытта Башкортстан экологлары берлеге рәисе Александр Веселов әлеге төзелешнең экологиягә йогынтысы зур булачак дигән иде.

"Әгәр бу проект дөрес башкарылмаса, Сибай карьеры кебек үк якында яткан бакыр мәгъдәннәре яна башларга мөмкин. Шахта суларын кая җибәрәчәкләр? Безнең Урал артында авыр металлар проблемы болай да зур: алар туфракта да, суда да, биотада. Эшкәртелгән токымнарны кая куячаклар? Алар шунда миллионлаган еллар буена ятачак, беркем дә рекультивация ясамаячк", диде ул.

2020 елның августы һәм сентябрендә Әбҗәлил районы кешеләре "Рус бакыр ширкәтенең" бакыр чыгара башлау ниятенә каршы чаралар уздырды. 20 сентябрьдә шундый чарага 2 меңләп кеше җыелды. Алар Салават кишәрлегендә урнашкан Кыркытауга Куштау шиханына биргән шикелле табигать һәйкәле статусы бирүне сорады.

Әскәр авылында протест, 2020 ел
Әскәр авылында протест, 2020 ел

Әбҗәлил районы халкы бакыр чыгару бу җирләрнең табигатенә зур зыян салачак дип белдерде. Бакыр тау байгыту ширкәте төзелгән очракта Зур Кызыл һәм Кече Кызыл елгаларында су агуланачак, Башкортстанның Әбҗәлил районында һәм Чиләбе өлкәсенең Кызыл районында зур авыллар чиста судан мәхрүм калачак дип белдерде активистлар. 120 километрга сузылып аккан Зур Кызыл елгасы Сибай шәһәрен, Урал елгасын туендырып тора, ә Кече Кызыл Магнитогорскины су белән тәэмин итә дип искәртте алар.

Шушы каршылыктан соң "Рус бакыр ширкәте" Әбҗәлил районында Салават кишәрлегендә бакыр эзләү өчен геология эшләре алып барудан баш тартты. Халыкның бу җирләрдә бакыр чыгару оештырылуына каршы чыгуы әлеге карарга сәбәп булган диелде. Бакыр ширкәте Әбҗәлил районыннан китү турында карарын район башлыгы Илдар Нәфыйков мөрәҗәгатеннән соң кабул иткән.

Бакыр ширкәте бу шартларда кишәрлектә эш алып барырга сәбәпләр күрми диелә хәбәрдә.

Бакыр ширкәте үзенең кыйммәтләргә таянып эшләгәнен, экология турында кайгыртуы кәгазьдә генә булмыйча, тормышта чынга ашырылуын әйткән.

Бөтен Көньяк Уралга салыначак зыянны фаразлап та булмый

Апрель башында Әбҗәлил районында яшәүчеләр һәм активистлар РМК ширкәтенең Кырктытау тавында яңа эшчәнлек башларга җыенуы турында белгәч, берничә Telegram-чатына берләшеп, каршылык күрсәтү юлларын өйрәнә башладылар. Иң зур чат "Кырктытауга тимәгез!" дип атала һәм анда өч меңнән артык кеше утыра.

— Әбҗәлил районындагы гади халык, күпчелек очракта, бу казу эшләренә каршы, — ди Башкортстан активисты ("теләнмәгән оешма" канунына ярашлы, без аның исемен атый алмыйбыз). — Хәзерге вакытта халык бакыр ширкәте планнарына каршы тору өчен барлык мөмкин булган кануни юлларны карый: петицияләр бастыру, дәүләт оешмаларына — хәтта президентка кадәр — мөрәҗәгать итү, хокук саклау, мәкхәмә һәм контроль оешмаларга шикаятьләр юллау. Халык җәмәгатьчелек тыңлаулары һәм ширкәтнең барлык проектларына бәйсез экологик экспертиза үткәүне таләп итәчәк.

Социаль челтәрләрдә эколог Зәлия Боброва чыгышы таралды — ул Кырктытаудагы эшләр "җир асты суларының эшчәнлеген бозачак" дип белдерде.

— Салават совхозы янында Зур Кызыл, Кече Кызыл һәм башка вак-төяк елгалар башлана, — диде Боброва. — Алар барысы да бу төбәкнең гидрологик режимын тәшкил итә. Әгәр казу эшләре башланса, бушаган токымнар өемнәре барлыкка киләчәк. Зур Кызыл бу очракта зыян күрәчәк, һәм нәтиҗәдә без бу елганы тулысынча югалтырга мөмкинбез. Ә бу елгалар үз чиратында зуррак агымнарны туендыра, күп кенә авылларны су белән тәэмин итә. Алар арасында Әбҗәлил районының яртысы, Магнитогорски, Сибай һәм башкалар бар.

Эколог шулай ук казу эшләре су катламнарына зыян китерәчәк, бу исә тирә-як табигатьтә су балансын бозачак — урманнар корый башлаячак дип кисәтте:

— Карьердан шактый ерак урында да корылык башланачак, зур мәйданда "депрессия зонасы" барлыкка киләчәк. Бу эшләрнең Көньяк Урал халкына тискәре йогынтысы киләчәктә фаразлап булмаслык дәрәҗәдә булачак.

Зәлия Боброва фикеренчә, "Салават-совхоз янындагы ятмаларны яңа, табигатькә зыян китермәгән технологияләр барлыкка килгәнче, киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк".

"Башкортстан патриотлары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сәгыйть Исмәгыйлов та әбҗәлилләрне тулысынча яклап чыкты һәм Уралда казу эшләренә тулысынча тыю турында канун әзерләргә кирәклеген белдерде:

— Өч гасырдан артык дәүләт Урал тауларын сәүдә объекты итеп куллана, — диде Исмәгыйлов. — Урал инде арды. Аңа ял кирәк. Киләчәктә Уралда казу эшләрен кануннар белән тыярга кирәк булачак. Моннан тыш, соңгы өч гасырда җир асты байлыкларын табу нәтиҗәсендә табигатькә килгән зыянны бәяләүче махсус экспертиза уздыру зарур.

Ширкәт халык фикерен үз ягына авыштыру өчен төрле юллар куллана: укытучыларга премияләр, махсус экскурсияләр, халыкка адреслы ярдәм, СВО-га киткән солдатлар өчен форма алу — барысы да халыкның ризалыгын "сатып алу" кебек.

Крыктытау сырты
Крыктытау сырты

Халык фикере белән уйнау: акча, экскурсия, пропаганда

Күп кенә күзәтүчеләр белдерүенчә, РМК ширкәте Кырктытауда эшләрне торгызырга әзерләнгәндә, халык арасында актив мәгълүмат кампаниясе башлап җибәргән.

— Пропаганда эшен алар алдан ук башлап куйды, — дип сөйләде Әбҗәлилнең бер активисты. — Янәсе "җирле халык"тан торган яклау төркеме булдырдылар — аңа җирле түрәләрне, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне дә керттеләр. Берникадәр финанс ярдәме дә күрсәттеләр. Мәсәлән, район укытучыларына 120 мең сум күләмендә премия бирделәр, СВОга (Русия хакимиятләре "махсус хәрби операция" дип атаган Украинага каршы тулы масштаблы сугыш — ред.) баручы ихтыяриларга амуниция сатып алырга ярдәм иттеләр. Теләүчеләрне Чиләбе өлкәсендә эшләүче тау-баектыру ширкәтенә экскурсиягә алып бардылар. Кыскасы, мондый штрейкбрехерларны алдан әзерләп куйдылар. Социаль челтәрләрдә ширкәт планнарына халык ризасызлык белдерә башлагач, интернетта, социаль челтәрләрдә ширкәтне яклаучы башкорт исем-фамилияле, әмма "ВКонтакте"да битләре ябык булган профильләр пәйда булды. Алар "Кырктытау" дип аталган Telegram-чатлар ачып, тауны эшкәртүнең никадәр файдалы булачагына "дәлилләр" урнаштыра башладылар — бу дәлилләрне ширкәт белгечләре махсус язганлыгы ачык күренә.

Активист РМК пропагандистларының югары дәрәҗәдә эшләвенә басым ясады:

— Куштаудагы вакыйгалар вакытында да шундый ялланган кешеләр бар иде. Әмма ул чакта алар тупас эшләде, "Сода" ширкәте дә, республика хакимияте дә шулайрак эшләде. Аларның хәйләсе барысына да күренеп тора иде, беркемне дә ышандыра алмады, киресенчә, нәфрәт тудырды. Ә мондагылар — нечкәрәк, зирәгрәк эш итә.

Бер активист ябык Telegram-чатта болай дип язган:

— Якындагы авыллар, халыкның яртысы РМКны яклый. Алар арасында анда эшләргә теләүчеләр күп. Халык юллар, мәктәпне төзекләндерү, шифаханә-комплекс төзү кебек әйберләр тели. Аларны автобусларда Чиләбе өлкәсендәге заводка алып бардылар — һәм шуннан соң фикерләре кискен үзгәрде.

Күзәтүчеләр шуны да искә ала: турыдан-туры агитация белән беррәттән, социаль челтәрләрдә һәм матбугатта гомумән бакыр чыгаруны популярлаштыру да алып барыла.

— Бакыр чыгару ширкәтенә лояльлекне ничек булдыралар? — дип сорый блогер Урал Байбулатов үзенең видеоязмасында. — Игътибар иттегезме: блогерлар бакыр турында сөйли башлады. PR-технологлар яңа дәрәҗәгә чыкты. Бу сезгә "Сода" ширкәте түгел инде. "Рус бакыр ширкәте" узган хаталардан сабак алган, һәм хәзер яхшы гына стратегия уйлап чыгарган. Хәзер бакырны мактаган сүзләр һәр җирдән ишетелә. Бакыр чыгарылган урыннарны матур итеп күрсәтәләр, экскурсияләр оештыралар.

7 апрельдә бакыр ширкәте бакыр турында "Кешелек өчен төп металл" дип аталган фильм чыгарды. Анда Башкортстанда билгеле геолог, Куштау яклаучыларның берсе Исхак Фәрхетдинов та катнашкан.

Социаль челтәрләрдә яңгыраган тәнкыйтьләргә җавап итеп, Фәрхетдинов болай дип белдерде:

— Файдалы казылмалар чыгаруга каршы чыгучыларга шуны әйтәсем килә: казылмалар булмаса, без көндәлек куллана торган уңайлыклар булмас иде. Бакырсыз— электр юк, тимерсез — машиналар юк, алтынсыз — югары технологияләр, сирәк җир металларсыз — смартфоннар, нефтьсез — транспорт, җылылык һәм пластик булмас иде.

Гидрогеолог Александр Петров Mkset басмасына биргән аңлатмасында, "хәзерге заман технологияләре елгаларга һәм күлләргә зыян китермичә мондый проектларны куркынычсыз гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", дип белдерде. Материалда шулай ук УУНиТның геология, геоэкология һәм гидрометеорология кафедрасы мөдире Владимир Никоновның фикере китерелә. Ул, "карьерны киптерү эшләре вакытында су киметә торган скважиналар кулланыла, димәк, карьер җир асты сулары белән бөтенләй бәйләнешкә керми", дип аңлатты.

— [Крыктытаудагы эшкәртүгә каршы] чыгышларны — паникага этәрүче, хәтта провокацион дип атар идем, — диде Никонов башка бер аңлатмасында. — Җәмәгатьчелек фикерен мондый "кыздырулар" инде бездә тәртипсезлекләргә китергән иде; бу юлы андый хәлләрдән сакланасы килә.

"Салаватское" мөдире Таһир Бәхтигәрәев тә активистларны тынычландырырга тырышты.

— Совет чорыннан ук билгеле: бу ярлы ятам, монда бакыр күләме бер проценттан да кимрәк, — диде ул. — Тау-баектыру комбинаты төзеләме әле юкмы, зур сорау. Бәлки, өстәмә тикшерүләр комбинат төзүнең бөтенләй отышсыз булуын күрсәтер.

"Әгәр халык фикере исәпкә алынмаса — шартлау булырга мөмкин"

Пропаганда чараларыннан тыш, хакимият һәм тау сәнәгате вәкилләре ризасызлык белдерүчеләрне куркыту алымнары һәм төрле манипуляцияләр дә куллана.

Мисал өчен, "Салаватское" мөдире Таһир Бәхтигәрәев, республика хакимиятләренә мөрәҗәгать итү омтылышларын "мәсәләне сәяси кырга чыгарырга омтылу" дип атады.

— Кичә бу төркемне булдырган кызны милициягә алып киттеләр, — дип хәбәр ителде 12 апрель көнне "Кырктытауны саклыйк" чатында (кыз соңрак полиция бүлегендә аның белән "әңгәмә үткәрелүен" язды; "Хәзер мин дә күзәтү астында, бу чат та", — дип өстәде ул). — Алар, күрәсең, төркемдә бик күп кеше булуын белеп алганнар, һәм бу алар өчен куркыныч булып күренә — бу хәлнең "бунтка" әйләнүеннән куркалар, ахры.

Протестлар белән тагын бер кызыклы хәл булды. Берничә атна элек Telegram-чатларда һәм социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышта булган Әбҗәлил районы хезмәткәрләреннән Русия президенты Владимир Путинга карьер төзелешенә каршы видеомөрәҗәгать таралды. Хәрбиләр анда Кырктытауны эшкәртүгә каршы булган төп аргументларны искә алып, Путиннан "бу карьерны булдырмауда ярдәм итүен" сорады. "Җиңү белән туган якка кайтасы килә — чиста табигатькә, саф елгаларга", — дип белдерде алар.

Тик ике көннән соң шул ук хәрбиләр яңа видео яздырды: алар алдагы чыгышлары өчен гафу үтенде, "безне кулландылар, халыкны икегә бүлү өчен файдаландылар" дип белдерде.

— Ни өчен гафу үтенергә? Башкортстан табигатенә тимәсеннәр дип Русия президентына мөрәҗәгать иткән өченме? — дигән сорау куйды сәяси эмиграциядә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов. — Бу башкорт солдатлары аңламый: сүзләрен шундый тиз кире алу, әле гафу үтенеп, Кырктытауны яклаучыларның җиңүгә булган өметенә, ышанычларына зыян салды. Алар өчен бу — зур мораль җәрәхәт.

Сәясәт белгече бу хәлнең Куштау вакыйгалары кебек киеренкелеккә китерү ихтималын күрә.

— Әбҗәлил районындагы хәл шартлау ноктасына җитәргә мөмкин, — дип саный Уфадагы сәясәт белгече, "Ачык сәясәт" каналы күзәтүчесе Андрей Потылицын. — Хакимият җирле халык белән казу эшләре шартлары турында килешә алмаса, хәлнең кискенләшүе ихтимал. Радий Хәбиров идарәсенең эчке сәясәт өчен җаваплы блогының һөнәри яраксызлыгын исәпкә алганда, андый ихтимал зур. Без файдалы казылмаларны үзләштерүгә бәйле кечкенә һәм зур низаглар вакытында ничек итеп сөйләшүләрнең һәлакәтле рәвештә өзелгәнен яхшы хәтерлибез. Эчке сәясәт һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү өчен җаваплы "кече төркем" – язмача хисаплар төзергә оста, ләкин турыдан-туры низаглы хәлләрдә халык белән аралашу осталыгы аларда бөтенләй юк, — дип саный белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG