Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теленнән халыкара диктант Украинадагы сугышта катнашучыларга багышланды


Диктант текстын Украинадагы Русия сугышында катнашкан Ринат Күлтоманов укыды.
Диктант текстын Украинадагы Русия сугышында катнашкан Ринат Күлтоманов укыды.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" да диктант алтынчы тапкыр яздырылды.

26 апрельдә Башкорт теленнән халыкара диктант чарасы узды. Быел ул башлыча сугыш темасына багышланган иде. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр Зөһрә Котлыгилдинаның "Без – сугыш балалары" китабыннан өзек язды. Ул Икенче дөнья сугышы турында. Текстны Украинадагы Русия сугышында катнашкан Ринат Күлтоманов укыды.

Башкорт телен иркен белүчеләр өчен Украинадагы сугышта катнашучылар турында "Онытмаска!" исемле тексты тәкъдим ителде. Аны журналист, БСТ телеканалының мәгълүмати программалар баш мөхәррире урынбасары Айнур Кәбиров укыды. Бу текстны башкорт язучысы Миләүшә Каһарманова язган.

Инде алтынчы тапкыр башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" да диктант яздырдылар.

Диктант алдыннан Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов чыгыш ясап: "Диктантыбызның шушы варианты ата-бабаларыбыз инкыйлабка кадәр кулланган иске башкорт теленең нормаларына таяна", — дип белдерде.

Текстны Пермь өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Рәсил Мөхәммәтҗанов укыды. Диктант барышында татар теленнән аерылып торган бердәнбер сүз "урынлар" булды. Сәетбатталов сүзләренчә, төньяк-көнбатыш диалектта күплек санда сүзләр "-ләр/-лар" ярдәмендә генә ясала.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" 2020 елда диктантны язучы Марсель Сәлим яздырган иде, 2021 елда "Без – башкортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил яздырды. 2022 елда бу вазифаны Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева башкарды. 2023 елда диктантны Башкортстанның Яңавыл районы хакимият башлыгы Илшат Вәзигәтов укыды. Былтыр — педагогия фәннәре докторы, профессор, язучы, 2011-2015 елларда Башкортстан Республикасы мәгариф министры, 2015-2021 елларда Башкортстан Фәннәр Академиясе президенты, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов укыды.

  • 2020 елда Башкортстан беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдерде.
  • Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG