Финляндия татарлары ислам җәмгыятенә 100 ел тулды. Бу уңайдан Финляндия төрле чаралар узды һәм уза дип сөйләде оешманың бүгенге җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин.
— Һелсинкиның Милли архивында февральдән апрель ахырына кадәр Финляндия татарларына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли. 12 февральдә Финляндия парламенты рәисе килеп, 100 еллык бәйрәм елыбызны ачты, башка илләрдән дә вәкилләр килде. Күргәзмә бөтен Финляндия халкына ачык. Галимнәр лекцияләр укыды, зурлап ифтар мәҗлесен уздырдык. Ел дәвамында төрле чаралар була. Көзгә зуррак рәсми чара уздырырга җыенабыз, — диде Гөлтән ханым.
Быел Финляндия татарлары берничә юбилей бәйрәм итә: Финляндия ислам җәмгыятенә 100 ел, мәдәният оешмасына – 90, Спорт клубына – 80.
Бүгенге көндә фин татарларының төп проблемы – туган телнең зәгыйфьләнүе.
Татарстан белән элемтәләр өзелгәнгә күңел кырыла
— Кешеләр социаль медиага кереп китте, офлайн чараларга йөрүчеләр кими. Татар теле зәгыйфьләнә, Татарстан һәм Казан белән элемтәләр өзелгәнгә күңел кырыла. Казаннан артистлар, кунаклар килүе мәхәлләне җанландырып җибәрә иде. Хәзер бу юк, — диде Гөлтән Бәдретдин.
Шул ук вакытта соңгы елларда Русиядән күчеп киткән татарларның берләшә башлавы яхшы фал, дип саный ул. "Бәлки алар да безнең ата-бабалар кебек уйлап, үз телләрен һәм диннәрен саклап кала алырлык көчле оешмалар төзерләр", ди ул.
Гөлтән ханым бөтен Финляндия татарлар шушында килеп урнашкан әби-бабаларына рәхмәтле диде.
Шулай тагын 100 ел яшәргә язсын
— Үз вакытында чит мохиткә килеп, үз тормышларын корып, телне, динне саклаулары өчен зур рәхмәт әйтәбез. Шуны саклап яшәгәнбез, шулай тагын 100 ел яшәргә язсын, — дип сөйләде Гөлтән Бәдретдин Азатлык Радиосына.
"Финляндия ислам җәмгыяте" 1925 елның 24 апрелендә рәсми дини җәмгыять буларак теркәлә. Башта ул "Фин мөселман җәмгыяте" дип аталган. Оешу чорында җәмгыятьтә 528 әгъза булган.
Финляндия мөселман дини җәмгыятен рәсми таныган икенче Көнбатыш иле була (беренче булып 1908 елда Австрия таный). Аны нигезләүчеләрнең күпчелеге – XX гасыр башында Русия империясеннән Финляндиягә күчеп килгән татарлар. Алар нигездә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, һәм гаскәр хезмәтен үткән кешеләр булган.
Рәсми документларга караганда, җәмгыятькә әгъзалык этник билгеләргә бәйле булмаган. Шулай да, ул чорда Финляндиядәге мөселманнарның барысы да диярлек татарлар булган.
1948 елда җәмгыять Һелсинки шәһәрендә агач йорт сатып ала, аның урынында 1958–1961 елларда архитектор Армас Лахтинен проекты нигезендә Ислам йорты төзелә. Төзелеш бәясе 170 миллион марка тәшкил итә, акча иганәләр хисабына җыела.
Һелсинкидан тыш Финляндия Ислам җәмгыятенең Ярвәнпә шәһәрендә мәчет бинасы да бар.
1963 елда җәмгыятьнең исеме үзгәртелеп, "Финляндия Ислам җәмгыяте" дип атала башлый.
1948-1969 елларда җәмгыять татар мәктәбен оештыра, анда белем бирү финча һәм татарча алып барылган. Мәктәптә татар теле гарәп хәрефләре белән укытылган. Дин, тарих дәресләре булган.
2018 елдан оешманы Гөлтән Бәдретдин җитәкли. 2004 елдан имам вазифасын Рамил Беляев башкара — ул фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндиягә Мәскәүдән күченеп килгән, үзе Түбән Новгород өлкәсендә туган.
Узган елны Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә Гөлтән Бәдретдин сүзләренчә, бүген Финляндиядә якынча 700-750 татар яши. Заманында аларның саны 1 мең кешедән арткан иде.
— Бүген җәмгыятьтә ана теле, дин дәресләре, өлкәннәр өчен әдәбият курслары бар. Күптән түгел мөһаҗирләр турында китап укыдык. Хәзер бездә 8 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар өчен төрле төркемнәр эшли. Дәресләр аларга мәктәптән тыш кулай вакытта оештырылган. Бүген 25 бала курсларга йөри. Якшәмбе көнне 3-6 яшьлекләргә дүрт сәгатьлек балалар бакчасы эшли, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.
Белешмә: Финляндия татарлары
Финляндиядә хәзер якынча 700-750 татар яши дип санала. Күпчелеге Һелсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә көн күрә. Аларның бабалары XIX гасыр ахыры XX йөз башында Түбән Новгород губернасындагы татар авылларыннан күчеп утыра.
1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында Финляндия татарлары совет гаскәренә каршы сугыша. Фин гаскәрләренең өстенлеге карда күренми торган киемнәрдән мобиль хәрәкәт итү һәм көтелмәгән һөҗүмнәр ясау була. Совет гаскәрләренең югалтулары финнарныкыннан берничә мәртәбә зуррак була. Финляндиядә туып үскән татарлар һәм Совет берлеге тарафлы татарлар бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була.
Чит ил диаспоралары арасында Финляндия татарлары иң активлардан санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум