"Тарих эзләрендә" ("Tarih ezlärendä") дип аталган китапны язуда 7 кешедән торган эшче төркем катнашкан. 214 биттән торган хезмәт 400 данәдә, төсле итеп шома кагәзьдә басылган. Финляндия татарлары аны беренче чиратта яшь буын өчен дәреслек буларак эзерләгән.
Азатлык китапны чыгаруны оештырган Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин белән әңгәмә корды. Ул аның ничек язуылуы, "тимер пәрдә" чорындагы тарихның кире әйләнеп кайтуы һәм бу китапны Татарстанда да тарату теләге булуы турында сөйләде.
— Әлеге китап 3,5 ел язылды. Гәрчә, бу идея озак еллар дәвамында яшәп килде. Дөрес, моңа кадәр Рамил Беляев та (Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы) үз диссертациясен безнең тарих турында язган иде. Без аны нигез итеп кулландык. Аннан соң бу китапны нинди рәвештә бастырырга дип уйлаша башладык: ул кечкенә бер дәфтәр кебек булырга тиешме, зур хезмәтме? Материал күп булу сәбәпле, башыбыз бутала башлады. Әлеге китап беренче чиратта балаларыбызга, яшь буынга кирәк дидек. Без кемнәр, хезмәтне ничек язарга, балалар өчен ул ничек кызыклы итеп бирелергә тиеш? Шуңа да китапны дәреслек кебек эшләргә булдык. Рамилдән башка беребез дә китап язучылар түгел анысы.
— Китапны язганда тарихның яңа сәхифәләре, яңалыклар табылдымы?
— Без бик күп китаплардан мәгълүмат эзләдек. Фазилә Насретдин аларны бигрәк тә нык тикшерде. Чыганаклар белән эшләү бик авыр. Берсе тегеләй әйтә, икенчесе — болай. Татарларның кемнәр булуы турында бер нык теория юк. Аларның асылы нинди, мишәр татарлары нинди халыклардан берләшеп үсеш алган. Сораулар күп иде, җаваплар һәр яктан да табылмады.
Финляндия татарлары тарихына килгәндә, фин архивларында яңалыклар табылса да, аларны экстра яңалык дип әйтеп булмый. Татарлар бирегә ничек күчеп утыруы, нинди документлар һәм паспортлар белән килүе турында яңалыклар булды. Ә менә беренче аяк баскан татар турында документлар сакланмаган. Финляндиягә беренче татарлар патша чорында гаскәр булып килгән. Аннан бер өлеше калган, икенчесе — югалган, өченчесе — кире Русиягә кайткан.
— Финляндия татарлары дигәндә, аларның аз санда булып та юкка чыкмавын һәм моңа мөстәкыйль мәхәллә системы оешытырып яшәве әйтелә. Бу мәхәлләне оештыру, эчке идарә, җәмгыять төзү ничек корылган?
— Безнең әби-бабаларыбызның Петербур, Выборг белән элемтәләре көчле булган. Анда байтак укытучылар, укымышлы имамнар эшләгән. Финляндиядәге татарларның бердәмлеге исә аларның бер төбәктән килүенә бәйле. Алар баштан ук дингә һәм укытуга зур игътибар биргән. Мишәр татарларында җәдитчелек хәрәкәте көчле булган. Алар дин турында да, дөнья эшләре турында да уйлый һәм яңалыклар үзләштерә.
Асылда татарлар Финляндиягә сәүдә итәр өчен килгән. Авылда эш булмаган вакыт. Монда көчле сәүдә барган. Бу шуңа да бәйле. Бер авыллардан килгәч алар бер-берләрен таныганнар, терәк булганнар, үзләрен сакларга тырышканнар. Русиядәге Октябрь инкыйлабы тәэсире дә көчле булган. Аннан качып килгәннәрне Финляндия татарлары үз итеп каршы алган. Кире кайту форсаты булмау сәбәпле һәм Финляндияне үз иле дип саный башлаганга һәм сәүдә иткәнгә күрә монда үз тормышларын корган. Шуннан соң җәмгыять корылган. Җәмгыятькә һәдия бирү ярышы алып барылган. Бай кешеләр акчаларын жәлләмичә оешмалар корырга ярдәм иткән.
— Бүген җәмгыять эшен ничек бәялисез? Аның финанс мөсткыйльлеге һаман да тотрыклымы, оештыруда кыенлыклар бармы?
— Пандемия нык йогынты ясады. 2023 елда әкрен генә нормага керә башладык. Халык кичәләргә йөри башлады, өлкәннәр дә кузгалды. Мин оптимист. Куркырга кирәкми. Хәзер барысы да үзебезнең кулыбызда. Финанс яктан җәмгыять үз-үзен яшәтә ала. Бу яктан курку юк. Без әби-бабаларыбызга зур рәхмәтле. Алар безгә шундый нигез калдырган.
— Финляндия ислам җәмгыяте үз асылын саклау өчен ябык рәвештә эшли. Әйтик, анда катнаш гаиләдә булмаган татарлар гына әгъза булып тора ала. Бу принцип бүгенгә кадәр сакланганмы?
— Әйтик, татар кызы фин егетенә кияүгә чыкты ди. Әгәр ул ислам динен кабул итсә һәм татар телен өйрәнсә, безгә әгъза булып килә ала. Бу — төп шарт. Әлеге тәртип йөз ел әүвәл җәмгыять корылганнан бирле гамәлдә.
Без катнаш гаиләләрнең балаларын татар теленә өйрәтәбез. Алар курсларга йөри ала, аларга исем кушыла. Бүген күбесе татарча сөйләшә ала.
Катнаш гаиләләр 40-50 ел элек үк башланды. Әмма аларның саны аз иде. Ул вакытта бик зур каршылык булды. Кайберәүләрен гаиләдән чыгардылар. Әлеге куркудан катнаш гаиләләр күп булмагандыр дип уйлыйм. Хәзер безнең нәселләр якынайды һәм бер-беребез белән өйләнешә алмыйбыз. Шуңа да безгә Русиядән байтак күп киленнәр килде. Бер унлап кыз булгандыр. Ә менә Финляндия татар кызлары Русиядәге татар егетләренә кияүгә чыкмады. Аларның башка мәдәни шартларда үскән кешесе булуымы, Русиягә күчәргә теләмәвеме — сәбәпләр төрле дип уйлыйм.
— 150 елдан артык тарихта Финляндиядә яшәүче татарларның чәчәк аткан вакыты дип кайсы чорны атарга була?
— Татарларның көчле вакыты сугышка кадәр — 1930-40нчы елларда булган. Мәдәни тормыш гөрләгән, театрлар оештырылган, Тампере һәм Турку шәһәрендә төркиләр берлеге эшләгән. Хәзер инде җәмгыять Һелсинкида гына эшли. Башка шәһәрләрдә халыкыбыз азайды.
Чәчәк аткан чорлар уза башлады кебек. Бездә әкрен генә финлашу бара, дөнья үзгәрә. Әле дә ярый телне онытмыйбыз, шулай да ул зәгыйфьләнә бара. Финнар да үз телләре турында шулай дип әйтә. Һәр җирдә инглиз телен кулланалар. Дөньяда хәлләр үзгәрә.
Мин үзем дә дүрт ел татар мәктәбендә укыдым. Ул ике телдә — татарча һәм финча белем бирде. Мәктәп 1948 елда ачылды һәм 1969 елда ябылды. Ул вакытта Финляндиядә мәктәп системы үзгәрде һәм безнең мәктәптә балалар саны азайды.
— Бу мәктәп нинди иде?
— Без сыйныфта 14 укучы укыдык. Татар телен гарәп хәрефләре белән өйрәндек. Дин булсын, тарих булсын — барысы да гарәп хәрефләре белән язылган иде. Фин теле мәҗбүри тел булды, без аны латин хәрефләре белән укыдык. Бу белем бирү безне баетты, шуңа да безнең буынның тел байлыгы бар. Хәзер балалар фин мәктәпләренә йөри. Атнасына бер тапкыр ана теле сәгатьләренә бара.
Бүген җәмгыятьтә ана теле, дин дәресләре, өлкәннәр өчен әдәбият курслары бар. Күптән түгел мөһаҗирләр турында китап укыдык. Хәзер бездә 8 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар өчен төрле төркемнәр эшли. Дәресләр аларга мәктәптән тыш кулай вакытта оештырылган. Шуңа да дәресләр атна дәвамында бара. Бүген 25 бала курсларга йөри. Якшәмбе көнне 3-6 яшьлекләргә дүрт сәгатьлек балалар бакчасы эшли.
— Хәзер Финляндиядә күпме татар яши? Аларның саны ничек үзгәргән?
— Бүген якынча 700-750 татар яши дип уйлыйм. Әмма Финляндиядә милләтләр аерым саналмый. Заманында 1 мең кешедән дә артып киткән. Аеруча, сугыштан соң татарлар балаларны күп тапкан.
— Заманында Финляндия татарларында Başkarma, KGB музыкаль төркемнәре үсеп чыкты. Хәзер мәдәни үзгәрешләр, яңа төркемнәр бармы?
— Яшь кызлар төркеме бар. Алар арасында да ят милләткә китүче булды, берсе Лондонга музыка белеме алырга китте. Безнең оста җырлаучыларыбыз бар. Әүвәл замандагы кебек Başkarma төркеме юк. Үз вакытында өч-дүрт тавышлы зур хор да бар иде. Моңа пандемия бик нык аяк чалды. Аннан соң хәлләр авырайды.
— "Тимер пәрдә" чорында Финляндия татарлары дистә еллар дәвамында Совет берлегендә яшәгән милләттәшләре белән аралашып яши алмады. Бүгенге вазгыятькә карап, бу тарих кире әйләнеп кайта кебек тоелмыймы?
— Чынлап та, тарих әйләнеп кайта кебек тоела. Без соңгы елларда Мәскәүдәге мөфти Равил Гайнетдин белән эшләдек. Ул безгә кунакка имамнар җибәрә иде. Рамазан айларында имамнар килеп йөрде. Узган елны беренче тапкыр Төркиядән татар имамын китердек. Заманында Төркиядән беренче татар имамыбыз Әхмәт Атасәвәр 1950нче еллар ахырында килде. Аннары Төркиядән өч имам җибәрделәр. Русия белән аралар ачыла башлагач моннан имамнар йөри башлады. Рамил Беляев үзе дә Мәскәүдән бит. Ул монда 19 елдан артык яши.
Хәзер Русиядәге татарлар белән аралашу кимеде. Көнбатышта яшәүче кешеләр белән сөйләшеп тору алар өчен проблем тудыруы ихтимал. Русиядә татарларга да сакланырга кирәк. Шуңа да без кемнеңдер тормышына авырлык китерергә теләмибез.
Дөнья үзгәрә, тегендә-монда сугышлар бара. Башта дөньяда тынычлык булсын әле. Хәзер киләчәкне уйлый башласаң, башыңа шайтаннар менә башлый. Бу хакта әйтергә авыр. Без ничәмә еллар "тимер пәрдә" артында яшәдек. Шулай да башка чарабыз юк, шулай дәвам итәргә кирәк. Әгәр дә форсат туса, аннан файдаланырга, әгәр дә юк икән, димәк, барысын да үзебезгә хәл итәргә кирәк.
— Украинада сугыш башланганнан соң, Финляндия татар җәмгыятенең Татарстан белән мөнәсәбәтләре суынды. Бу китапны ничек тә булса Казанга җибәрү теләге бармы?
— Билгеле, теләк бар. Әлеге китапны язганда кайбер университет белгечләре белән бу хакта сөйләштек, чөнки без андагы белемнәрне дә тикшереп кулландык. Бөтенләй элемтәләр юк дип әйтеп булмый. Шулай да китапны Татарстанда да таратырга теләк бар, ләкин латин хәрефләре белән татарча укырлармы — башка мәсьәлә.
— Китапны кирилл хәрефләре белән нәшер итү нияте юкмы?
— Юк, бу хакта уйламадык. Бу ихтыяри — эш бит. Моңа кадәр Рамил Беляевнең безнең тарих турында диссертациясе урыс телендә язылды. Аны Русиядә дә укырга була. Әмма ул башка формада эшләнгән хезмәт.
Белешмә: Финляндия татарлары
Финляндиядә хәзер якынча 700-750 татар яши дип санала. Күпчелеге Һелсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә көн күрә. Аларның бабалары XIX гасыр ахыры XX йөз башында Түбән Новгород губернасындагы татар авылларыннан күчеп утыра.
1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында Финляндия татарлары совет гаскәренә каршы сугыша. Фин гаскәрләренең өстенлеге карда күренми торган киемнәрдән мобиль хәрәкәт итү һәм көтелмәгән һөҗүмнәр ясау була. Совет гаскәрләренең югалтулары финнарныкыннан берничә мәртәбә зуррак була. Финляндиядә туып үскән татарлар һәм Совет берлеге тарафлы татарлар бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була.
Чит ил диаспоралары арасында Финляндия татарлары иң активлардан санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум