Рим католик чиркәве папасы Франциск быел 9 апрельдә католиклар һәм протестантлар тарафыннан билгеләп үтелә торган Олы көн уңаеннан үзенең "Илгә һәм дөньяга" (Urbi et Orbi) традицион вәгазендә русияләргә мөрәҗәгать итте. Рим католик чиркәве башлыгы аларны Русия армиясенең Украинага басып керүе турында дөреслекне ачыкларга омтылырга чакырды, дип хәбәр итә Reuters.
Изге Петер чиркәве янында мәйданда якшәмбе дога кылу хезмәтен алып барган понтиф Якын Көнчыгышта яңа низаг чыгуга бәйле Израиль һәм Фәләстин халкын диалогка өндәде.
Якшәмбе көнне, "караңгылык Җир шарын бик еш каплый" дип билгеләп, Франциск тынычлык сорап дога кылды.
"Украина халкына тынычлыкка ирешүдә ярдәм ит һәм Русия халкына Пасха яктысын ирештер", диде понтиф Ходайга ялварып. Шул ук вакытта ул дини кешеләрне "татулык һәм кардәшлек юлына" өндәде.
Узган елның февраль азагында Русия армиясе Украинага басып кергәннән бирле, Рим папасы еш украиннарны "шәһитләр" дип атады һәм Русия армиясенең Украинадагы гамәлләренә агрессия һәм рәхимсезлек кебек сүзләр кулланды.
Бу мөрәҗәгатендә Франциск "яраланганнарны һәм сугыш аркасында якыннарын югалтканнарны юатырга" өндәде, шулай ук үз гаиләләренә исән-сау кайтсыннар өчен тоткыннарга ирек бирүне сорады.
Рим папасы шулай ук кораллы низаглар һәм кризислардан зыян күрүче башка илләрне, аерым алганда Көньяк Судан, Либан һәм Һаитины искә алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум