Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше": алты балалы Данис Гайсин тарихы


Данис Гайсин
Данис Гайсин

Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин аны Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләргә телиләр.

Алты бала атасы Данис Гайсинны 17 гыйнварда Баймакта тоткарлыйлар. Бик күп башка тоткарланучыларны кебек аны башта административ хокук бозуда гаеплиләр һәм "полициянең канунлы таләбенә буйсынмаган өчен" 10 тәүлеккә сак астына алалар. Баймак районы мәхкәмәсе чыгарган карардан күренгәнчә, имеш, Данис Гайсин конвой машинасына мәхкәмә ишегалдыннан чыгуга киртә куйган һәм әлеге урыннан китү таләбен үтәмәгән. Гайсин мәхкәмә утырышында полициянең әлеге сүзләрен кире какмаган диелә.

Сеңлесе Эльза Гайсина белдерүенчә, азат ителүенә бер көн калгач, 27 гыйнварда Данисны Уфадагы тикшерү изоляторына җибәрәләр.

Биредә ирне Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе ("Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") нигезендә 17 мартка кадәр кулга алалар. Кулында балигъ булмаган баласы, авыру хатыны һәм баш өянәге кичергән әтисе булуга карамастан, хөкемдар шулай да ирне тикшерү изоляторында тоту карары чыгара.

"Минем энем анда катшамаган да. Менә шулай тоттылар да алып киттеләр, балалар караусыз, хатын акчасыз калды. Белмим, бу кая барып җитәр", дип язды Эльза Гайсина һәм адвокат өчен акча җыю турында игълан итте.

23 февральдә 155 мең сум җыелу турында белдерде. "Бу акчалар адвокатка гына түгел, аның гаиләсе өчен дә мөһим. Инде башка мәхкәмәләргә җыярга кирәк булмас дип өметләнәм" диде ул.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Алты балалы 34 яшьлек ир

Даниска 34 яшь. Тумышы белән Салават районының Мөрсәлим авылыннан. Соңгы вакытта Уфа янындагы Нагай авылында яшәгән. Юрүзән технология техникумын тәмамлаганнан соң Чиләбедәге Көньяк Урал дәүләт һуманитар-педагогия университетында укыган. Армиягә барып кайткан. Гомум туклану өлкәсендә эшләгән.

Балаларына 14, 13, 7, 5, 3 һәм 2 яшь. Өлкән улы – инвалид. Киләсе елның февралендә аңа операция кирәк булачак. Хатынында хроник авыру, ә әтисе яңарак кына инсульт кичергән һәм тернәкләнү уза.

Данис спорт белән шөгыльләнгән, курайчылар ансамблендә чыгыш ясаган. "Ярдәмчел, шимбә өмәләренә йөрде, мәчетләр төзелешенә ярдәм итте. Волонтер булды: пандемия вакытында ризык әзерләп таратты, югалган кешеләрне эзләште. Төрле чаралар вакытында балалар уеннары оештыра, акчалата ярдәм итә иде", дип язалар аның турында.

Данис ислам динен тота, намазда.

СИЗОдан хәбәрләр

26 февральдә адовкат Данис Гайсин белән очраша. "Аның барысы да әйбәт, намазын укый, спорт белән шөгыльләнә, ашавы да, йокысы да бар. Ул спортчы, көрәш, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнде, гер күтәрде. Барыгызга да сәлам әйтте, ярдәмегез өчен рәхмәтен белдерде. Үзе өчен борчылмаска сорый. Ул үзе дә хәйриячелек белән шөгыльләнде, Алла бирсә, чыкса, бу эшен дәвам итәчәк", дип язды Гайсинның туганнары Телеграм каналда.

Май ахырына туганнарының өмете сүрелә башлаганы күренә. "Бу тиз генә бетәр дип өметләнәбез, ләкин чынлыкта, кызганычка, башкача килеп чыга", диде Эльза Гайсина 31 майда.

5 июньдә исә Данисны сак астына тоту вакытынң чираттагы тапкыр озайталар, бу юлы 17 сентябрьгә кадәр. Бу көнне туганнары мәхкәмәдә аны күреп, бераз сөйләшә ала.

Данис Гайсин чикләү чарасын озайту мәхкәмәсендә видеоэлемтә аша катнашты
Данис Гайсин чикләү чарасын озайту мәхкәмәсендә видеоэлемтә аша катнашты

Тикшерү һаман сузыла, гаиләнең адвокатка акчасы да бетә. "Энебез инде алты ай Уфаның беренче тикшерү изоляторында утыра. Эшнең мәхкәмәгә тапшырылуын көтәбез, ләкин бу сузыла, тикшерү әле башланмаган да. Адвокат белән сөйләштек. 300 мең сум сорый. Бу аның эше һәм юл белән яшәүгә кирәк. Данис һәм аның гаиләсенә янә акча җыю игълан итәбез", дип язды туганнары 12 июльдә.

Сентябрьдә дә өметләндерерлек хәбәрләр булмый: Данис Гайсинны 17 декабрьгә кадәр сак астында калдыралар. Алай гына да түгел, иргә яңа гаепләү белдерелә, бу юлы тагын да авыррак маддә: киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (Русия җинаять кодексының 221.1 маддәсе).

"Энемнең гаиләсенә, балалары, туганнары янына кайта алмавына тугыз ай узды. Бирешмәскә, бер-бер-беребезгә теләктәш булырга тырышабыз. Данисның бер гаебе дә булмавын тиздән аңларлар, гаделлеккә ирешербез дип өметләнәм. Бик сагынабыз. Һәр авырлык артыннан җиңеллек килер. Безнең өчен бу сынау гына. Барысы да үз урынына кайтыр", дип язды апасы Эльза Гайсина 18 октябрьдә.

Данис Гайсинны оештыручы итмәкче булалар

Данис Гайсинны оештыручылар рәтенә кертү ихтималы турында Азатлыкка июньдә билгеле булды. 13 июньдә Илшат Ульябаев эшенә багышланган утырышта дәүләт гаепләүчесе эш материалларына Әхмәт Якупов, Артур Мөхәммәтов, Салават Елкыбаев, Самат Дәүләтов, Данис Гайсин, Ильяс Байгускаров, Юлай Әюпов һәм Закир Әхмәдиннарга карата чыгарылган тикшерү карарын да кертүне сорады.

"10-15 кешедән торган төркемнән тикшерүчеләр берничә активистны "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручы һәм координаторлар" дип аерып алган", дип сөйләде "Idel.Реалиига" тикшерү барышы белән таныш бер адвокат. Ул үзенең исемен күрсәтмәүне сорады.

"Литва республикасында яшәүче [Руслан] Габбасов, Юлай Әюпов, Артур Мөхәммәтов һәм шәхесләре билгеле булмаган башка кешеләр, Русиянең бүгенге дәүләт корылышына сәяси нәфрәт йөзеннән, Русиядә иҗтимагый-сәяси хәлләрне какшатыргаа теләп, Алсыновка теләктәшлек күрсәтү сылтавы белән, Баймак районында киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру өчен бер оешкан төркемгә берләшкән", диелгән тикшерү материалларында.

Әлеге кешеләрне тикшерүчеләр "оештыручылар" итеп билгеләгән. Тикшерү мәгълүматына караганда, "2024 елның 15-17 гыйнварында YouTube һәм Телеграмдагы каналларда Баймак һәм башка районнардан 17 гыйнварда Баймак районы мәхкәмәсе янына канунсыз митингка чакырган".

Алсыновка хөкем карары чыгарылганнан соң, алар митингта катнашучыларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашырга, полиция вәкилләренә карата көч кулланырга чакырган дип саный тикшерүчеләр.

Материалларрга караганда, имеш, Әюпов, Байгускаров һәм Мөхәммәттов тәртипсезлекләр оештыру өчен Әхмидин, Дәүләтов, Елкыбаев, Гайсин һәм башка билгесез кешеләрне "яллаган", алар документларда "урындагы координаторлар" дип аталган.

Алай гына түгел, бу "оештыручылар" һәм "координаторлар" "тәртипсезлекләр оештыру өчен радиостанцияләр, битлек, күз яше чыгаручы аэрозоль баллоннар да кулланган" дип саный тикшерү.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG