Оренбурдагы СИЗОда "Баймак эше" нигезендә утыручы башкортларга туганнары белән үз туган телендә хат алышуны тыйганнар. Бу хакта "Аспекты мнений" басмасы баш мөхәррире Руслан Вәлиев белдерде. Аңа әлеге шикаять хакында тикшерү изоляторында утыручыларның адвокатлары хәбәр иткән.
— Конституцияне һәм хәтта тикшерү изоляторлары эшчәнлеген көйләүче законнарны бозып, изолятор идарәсе Баймак тоткыннарына туган башкорт телендә туганнары белән хаты алышуны тыя, дигән мәгълүматлар килеп ирешә. Әгәр дә тел берәр төбәктә дәүләт теле булып торса, ә башкорт теле дәүләт теле санала, шәхси хат алышуда аны куллануга беркем дә комачаулый алмый, дигән нормативлар бар, — диде ул.
Сәясәт белгече Николай Евдокимов моны СИЗОның башбаштаклыгы дип саный. "Алар үз гамәлләре өчен җавап тотмаячагын аңлый", шуңа да канунны үтәми дип сөйләде ул "Аспекты мнений" басмасына.
Шул ук вакытта Евдокимов моны дәүләт сәясәте дип атамый.
"Моны системлы сәясәт дип әйтер өчен мондый очракларның күбрәк булуы кирәк", диде ул.
- Былтыр 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган.
- Тоткыннар эше күрше төбәкләрдә — Ижау, Оренбур, Тольятти, Самар, Орски шәһәрләре мәхкәмәләрендә карала.
- Моңа кадәр кулга алынучылар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум