Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә 70 яшьлек татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотылу вакытын озайтты


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

Бу икенче карар, беренчесен Татарстанның Югары мәхкәмәсе канунсыз дип таныган иде.

Бүген, 25 апрель көнне, Казанның Совет районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәтенең 70 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасын 2 июньгә кадәр озайтты. Бу хакта ОВД-Инфо" хокук яклау проектына сылтанып Idel.Реалии хәбәр итте.

15 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Вәлиәхмәтовның сак астында тотуны озайту турында карарны канунсыз дип тапкан иде. Югары мәхкәмә, бу мәсьәләне Казанның Совет районы мәхкәмәсе яңадан, ләкин башка составта, карарга тиеш, дигән карар чыгарды.

Вәлиәхмәтовның адвокаты Рим Сабиров ул вакытта Югары мәхкәмә карарының беренче инстанция суды карарындагы хаталар белән бәйле булырга мөмкин дип белдерде

Фазыл Вәлиәхмәтовка "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" маддәсе нигезендә берничә пацифистик посты өчен гаепләү белдерелде. Әлеге постлар "ВКонтакте"да урнаштырылган, аларда Русиянең Украинага каршы сугышы телгә алынмый.

Тикшерү шулай ук татар активистын "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгатенә сылтама урнаштыруда да гаепли ("интернетта террорчылыкны аклау" маддәсе).

  • Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
  • 1 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны 2 июньгә кадәр озайтты.
  • 70 яшьлек пенсионер гаебен танымый.
  • Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.
  • 1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
  • Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен тукатмады. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG