Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миронов Түбән Камада мигрантларга фатир сертификаты бирүнең ни дәрәҗәдә канунлы булуын тикшерүне сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның фикеренчә, торакка сертификат бирү өлкәсендә "ришвәтчелек арта".

"Гадел Русия" фиркасе рәисе бу мөрәҗәгатен Русия баш прокуроры Игорь Красновка юллаган. Ул мигрантларның гаиләләренә дәүләт хисабыннан торак сертификатлары тапшыру канунлымы дип кызыксына. Миронов мондый гаугалы очраклар Түбән Камада, Братски, Хабаровскида, Мытищида булган иде ди.

"Кичә генә мигрант булганнарны дистә еллар фатир алырга чират торган җирле кешеләрдән дә уздырып торак белән тәэмин итәләр", ди Миронов.

Аның фикеренчә, торакка сертификат бирү өлкәсендә "ришвәтчелек арта". Депутат торакка сертификатларны бүлеп бирү белән шөгыльләнүче түрәләрне тикшерергә кирәк дип саный.

Күп балалы таҗик гаиләсенә фатира алуга сертификат бирүләре Түбән Камада яшәүчеләрнең ачуын чыгарган. Моны "Крокус"тагы фаҗигага бер ел уңаеннан бирелгән бүләкме", дип сораучылар да бар. Түрәләр исә аларның гаиләсе сертификат бирер өчен бөтен яклап та туры килде, дип аңлата.

  • Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин 3 март көнне күпбалалы гаиләгә: Мөхеддин Холзода белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирүен язып чыккан. Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашкан.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG