Аноним Telegram-каналлар тараткан документтан күренгәнчә, Башкортстанның Әбҗәлил районы хакимияте 10 майда Әскәр авылында узарга тиешле халык җыенына рөхсәт бирмәгән. Бу хакта "Аспекты" басмасы яза.
Документ текстыннан күренгәнчә, баш тарту нигезе итеп Башкортстан башлыгының 2020 елда имзалаган карары күрсәтелгән. Ул коронавирус таралу куркынычына бәйле кабул ителгән иде. Пандемия башланганга дүрт елдан артык вакыт узса да, бу карар әле дә гамәлдә, һәм ул хакимиятләргә ачык чараларны чикләү мөмкинлеге бирә.
Әскәрдә планлаштырылган җыен халыкның бакыр карьеры төзелешенә каршы фикерен белдерү максатында узарга тиеш иде. Җыелырга теләүчеләр Салават-совхоз хуҗалыгы янындагы бакыр ятмаларын эшкәртүгә каршы таләпне якларга ниятләгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум