6 май кичендә Һиндстан кораллы көчләре Пакыстан һәм аның контролендәге Кашмир өлешендә "террор инфраструктура"сына һөҗүмнәр ясавын белдерде. Һиндстан башлаган "Синдур" чарасы кысаларында Пакыстанның тугыз корылмасы утка тотылган.
"Һиндстан кораллы көчләре террорчылар лагерьларына төгәл һөҗүм итте. Бер генә Пакыстан хәрби корылмасына да һөҗүм булмады", диелә Дели белдерүендә.
Һиндстанның Пакыстанга һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 26 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Пакыстан хакимиятләре. Тагын 46 кеше яраланган. Ракет Бахавалпур шәһәрендәге мәчеткә дә эләккән.
Пакыстан саклану министры Һаваджа Мөхәммәт Асиф сүзләренчә, утка тотылган бөтен корылмалар тыныч халыкка караган биналар.
Рәсми Исламабад җавап кайтарачагын әйтте.
Шул ук вакытта Пакыстан матбугат чаралары инде Һиндстанның Сринагар шәһәрендәге хәрби һава көчләре базасына ракет һөҗүме ясалау турында язды. Шулай ук Пакыстан хәрбиләре Кашмирдагы чик буе районнарга да ут ачты диелә. Reuters агентлыгы шаһитләргә сылтанып хәбәр итүенчә, Пакыстан контролендәге Кашмирда шартлаулар булган.
Һиндстан белән Пакыстан арасындагы вазгыять 22 апрельдә Һиндстан контролендәге Кашмирда һинд туристларына кораллы һөҗүм булганнан соң кискенләште. Һөҗүм өчен җаваплылыкны исламчы сепаратист төркем үз өстенә алды. Һиндстан хакимиятләре террор акты дип бәяләгән бу һөҗүм нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булды. Һөҗүм итүчеләрнең икесе Пакыстан ватандашлары диелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум