Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында Сталинга һәйкәл ачтылар


"Аспекты" фотосы
"Аспекты" фотосы

Һәйкәлне хосусый җирлеккә урнаштырганнар

Бүген Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында Сталинга һәйкәл ачу тантанасы уза

Бу хакта "Гражданский союз - Уфа" хәбәр итә.

Әмир авылы халкының кайберләре Сталин һәйкәлен үзәк паркка - Икенче дөнья сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мемориал янына урнаштыруга каршы чыккан.

Җыелышта 15 кеше һәйкәлгә каршы тавыш биргән.

"Однажды в Башкирии" телеграм каналы язуынча, нәтиҗәдә һәйкәлне хосусый җиргә урнаштырганнар.

Тулы бер дәүләтне куркуда тоткан Сталинны соңгы вакытта данларга тырышу ачыктан-ачык ярылып ята.

Сталин шәхесе тарихка репрессияләр белән кереп калды. Ул урыс булмаган халыкларны юк итте, милләтләре аркасында миллионлаган кешеләргә депортацияләр оештырды. Нахакка хөкем ителеп атылу, сөргенгә җибәрелү, "спецпоселениеләр", лагерьләрдә ябып тотылу, анда вәхшиләрчә мыскыл ителү, кешелектән чыгару шартларында яшәтү аша миллионлаган кеше узды.

Күпләр төрмәләрдән кайтмады, шунда ачлыктан, салкыннан, авыр эштән үлеп калды, кемдер үтерелгән, исән калганнары исә сындырылган, кеше буларак юк ителгән килеш кайта. Беренче чиратта Сталин әмере белән фикер ияләре, милли интеллигенция, руханилар, хәлле кешеләр юк ителә.

  • 2022 елда Чаллының "Смеем мечтать" хосусый мәктәбенең ишегалдында Сталинга һәйкәл урнаштырылачагы хәбәр ителде. Җәмәгатьчелектә бу сораулар тудырды, мәктәп һәйкәл темасын башкача күтәрмәде.
  • 2016 елда "Русия коммунистлары" фиркасе әгъзәлары, активистлар Казанның Җиңү паркында Сталин бюстын урнаштырырга, Чаллыда аның исемендә урам булдырырга, бюстын да куярга тәкъдим итте. Бу инициатива Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан кире кагылды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG